Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызыклы лаборатория: «Йөри торган су», «Үзе кабара торган шар»

Дусларым, шарның үзеннән-үзе кабарганын күргәнегез бар идеме әле? Булмаса, түбәндәге тәҗрибәне эшләп карагыз!

«Үзе кабара торган шар»
Дусларым, шарның үзеннән-үзе кабарганын күргәнегез бар идеме әле? Булмаса, түбәндәге тәҗрибәне эшләп карагыз!
Кирәк булачак:
Шар
Шешә
Уксус
3-4 чәй калагы сода
Шешәнең 1/3 нә уксус салабыз. Соданы исә шар эченә сибәбез. Ә аннан соң шарны шешәнең башына кигерәбез һәм порошокны әкрен генә шешәгә төшерәбез. Менә сиңа мә! Шар үзе кабара!
Сода белән уксус кушылганда, углекислый газ бүленеп чыга. Нәтиҗәдә ул тиз арада бөтен тирәлекне тутыра: башта шешәдә туплана, аннан шар эченә тула. Газ шарны кабарырга мәҗбүр итә, әгәр ул күп күләмдә булса, шар шартлаячак яисә очып китәчәк.


«Йөри торган су»
Кирәк булачак:
Берничә пластик стакан
Су
Төрле төстәге азык-төлек өчен буяулар
Кәгазь салфеткалар
Стаканнарны тезеп куябыз һәм һәр икенчесенә су салабыз. Аннан соң барлык стаканнарга да буяуларны бушатабыз. Салфеткаларны берничә тапкыр бөклибез һәм һәрберсен бер башы белән сулы, икенче башы белән буш стаканга куябыз. Бераз вакыттан соң су үзеннән-үзе буш стаканнарга күчәргә тиеш. Ә төсләр кушылганда, сез салават күперен күрә аласыз!
Әлеге тәҗрибә физиканың закон сообщающихся сосудов законына дәлил булып тора. 



Лиана Габбасова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев