Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызыклы ачышлар

Табиблар кешенең уникаль зат булуын исбатлый торган берничә фактны ачыклаган.

Мәсәлән, кешенең баш мие мәгълүматны 4 терабайтка кадәр сакларга сәләтле икән.

Ә ашказаны кислотасы хәтта сөякләрне эретә ала. Ашказанының эчке тышчасы 3-4 көн саен яңартыла. Югыйсә, ашказаны үзен-үзе эшкәртергә мөмкин. 

Тагын бер кызыклы факт: хатын-кыз йөрәге ир-атныкына караганда тизрәк тибә. 

2009 елның Нобель лауреатлары бармак шартлату артритка китермәвен ачыклаганнар. Моны исбатлаган Дональд Унгер, үз теориясенә инаныр өчен, 60 ел дәвамында сул кулындагы бармакларын шартлаткан. Һәм нәтиҗәсе ул уйлаганча килеп чыккан. 

Израиль галимнәре очкылык тотуны зур күләмдә су эчү, куркыту яки сулышны тоткарлау ярдәмендә генә җиңеп булмавын ачыклаган. Алар бу очракта массаж ярдәм итәчәген исбатлаган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, моны исбатлаган тикшеренүчеләр 2006 елда Нобель премиясенә лаек булганнар.
Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әллә безнең галимнәр бернинди дә ачыш ясамаганмы?