Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызык булгач мин дә укыйм «Көмеш кыңгырау»ны!

Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова «Көмеш кыңгырау» газетасы белән кызыклы фото җибәрде.

Әлеге фотода «Урра! Каникул!» дигән язма янында бәпкә утыра. Без социаль челтәрләребездәге язылучыларыбызга әлеге фотога исем кушарга тәкъдим иттек. Менә җавапларны укып карагыз әле. Кайсы иң уңышлысы дип уйлыйсыз:

Бәбкә:
- Беләсезме, ник тик язын
Борынлыйбыз күкәйдән?...
- Сез безне сакласын өчен,
Каникулда тилгәннән...

Рәзинә Сәетгәрәева.


«Әбунәче 2021»

Миләүшә Хәсәнова.


Балачак.

Лилия Хәйруллина.


Бәхетле каникуллы балачак.

Гөлгенә Гыйльметдинова.


Нәни бәбкә укый гәҗит.

Балалар көтә: Каникул, җит!

Бәбкә укый: Каникуллар җитте!

Балалар аны бик күп көтте! 

Ләйсән Гафурова.


Кызык булгач мин дә укыйм

"Көмеш кыңгырауны",

Балалар каникул тели,

Ә мин - бәхетле балачакны.

Ләйсән Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев