Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кул­га ка­ләм ал­гач...

Яшь ка­ләм тиб­рә­тү­че­ләр­гә ки­ңәш­ләр.

Си­не нин­ди дә бул­са та­би­гать кү­ре­не­ше таң кал­дыр­ды­мы? Га­дәт­тән тыш хәл игъ­ти­ба­рың­ны җә­леп ит­те­ме? Бе­рәр әң­гә­мә ва­кы­тын­да яңа уй­лар ту­ды­мы? Һәм син­дә бу ки­че­реш­ләр­не сүз­ләр­гә тө­реп, баш­ка­лар­га җит­ке­рү те­лә­ге уян­ды­мы?

Ни­чек бу эш­кә то­ты­ныр­га соң? Нәр­сә­дән баш­лар­га? Язу ос­та­ла­ры­ның бер­ни­чә ки­ңә­шен ге­нә тың­ла­саң да, яз­ма­ла­рың күп­кә җан­лы­рак, ти­рән­рәк, кы­зык­лы­рак бу­лыр.

1. Нәр­сә­не­дер тас­вир­лар­га те­ли­сең икән, аны баш­та ачык итеп күз ал­ды­на ки­тер. Син ул ва­кый­га­ны бө­тен төс­лә­ре, та­выш­ла­ры, вак кы­на де­таль­лә­ре­нә ка­дәр, ки­но ка­ра­ган ке­бек, эк­ран­да кү­рер­гә ти­еш.

2. Үзең ни­чек кү­рә­сең, ни­чек ише­тә­сең, шу­лай су­рәт­лә. Ту­кай күз­лә­ре үт­кен, кү­зә­тү­чән, бил­ге­ле, лә­кин та­гын бер ке­ше­нең дөнь­я­га шул ук күз­ләр бе­лән ка­ра­вы бер­кем­гә дә ки­рәк­ми.

3. Об­раз­лы сүз­ләр тап, ча­гыш­ты­ру­лар кул­лан. Мә­сә­лән, күк күк­рә­вен Че­хов өй тү­бә­сен­нән яла­на­як­лы ма­лай йө­ге­реп узу бе­лән ча­гыш­ты­ра.

4. Бер­кай­чан да «бар­мак­тан су­ы­рып» яз­ма. Рәс­сам ту­рын­да яза­сың икән, аның ос­та­ха­нә­се­нә бар, ни­чек эш­лә­вен кү­зәт, сөй­ләм үзен­чә­лек­лә­рен өй­рән, аңа гы­на хас иша­рә­лә­рен исең­дә кал­дыр.

5. Бу яз­маң бе­лән нәр­сә әй­тер­гә те­лә­вең­не ачык­ла.

6. Язу­чы, те­ли­ме ул, те­лә­ми­ме, әсәр­лә­рен­дә үзе­нең эч­ке дөнь­я­сын ча­гыл­ды­ра. Шу­лай бул­гач, ях­шы әсәр язар өчен, үзең­не ях­шыр­тыр­га ом­тыл, эч­ке дөнь­яң­ны ба­е­тыр­га ты­рыш. Мо­ның өчен күп кү­рер­гә, күп ише­тер­гә, күп уй­лар­га, күп укыр­га ки­рәк.

7. Те­ма ка­ян алыр­га соң? Бер те­ма һәр­ва­кыт си­нең өең­дә. Ке­ше­нең тор­мы­шын­да шул­ка­дәр ва­кый­га бу­ла, алар бер ки­тап­ка гы­на да сы­еп бет­мәс­кә мөм­кин. Әби-ба­бай­ла­рың, әти-әни­ең исән чак­та алар бе­лән сөй­лә­шеп, яз­мыш­ла­рын бе­леп кал, азак­тан үке­нер­лек бул­ма­сын.

Марс Яһү­дин, Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы. (В. Ве­ре­са­ев һәм А. Куп­рин ки­ңәш­лә­ре­нә та­я­нып әзер­лән­де.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев