Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Колибриныкы – 900гә якын, ә аккошныкы – 25 мең тирәсе

Каурыйлар төрле формада һәм төрле зурлыкта була. Алар кошларга очар өчен һәм суыклардан сакланыр өчен кирәк.

Кош зуррак булган саен, аның каурыйлары да күбрәк. Мәсәлән, нәни колибриларның 900гә якын каурыйлары бар, ә аккошныкы – 25 мең тирәсе. Кошларның гәүдәләре тулысынча каурый белән капланган диярлек, бары тик күзләре, томшыклары тирәсендә генә юк.

Ел дәвамында кошлар каурыйларын коялар, алар урынына яңалары үсә.

Элеккеге вакытларда кешеләр каурыйларны каләм итеп файдаланганнар. Аның каты башын карага манып яза торган булганнар.

 

Иң җитезе

Гага кошы сәгатенә 100 километр тизлек белән оча. Ләкин очу буенча рекорд куючы кош – Сапсан. Ул корбанын күргәч, «таш» булып җиргә төшә. Бу вакытта аның тизлеге сәгатенә 200 километрдан да арта икән.

Кошлар арасында иң тиз йөзүче – папуан пингвины. Ул сәгатенә 27 километр араны уза.

 

Гарпия

Көньяк һәм үзәк африкада гарпия дигән кош яши. Бу иң зур һәм иң көчле бөркет. Алар тропик урманнарда яшиләр һәм күбесенчә маймылларга һөҗүм итәләр.

Бу якларда тагын бер үзенечәлекле кош яши – гуахаро. Гәрчә үзләре караңгыда күрмәсәләр дә, алар ояларын караңгы мәгарәләрдә коралар. Очканда алар үзенчәлекле тавыш чыгаралар. әлеге тавыш берәр кая барып бәрелсә, аны бу кошлар кайтаваз итеп ишетә, шул рәвешле бернигә дә бәрелмичә, җәрәхәтләнмичә оча алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #кошлар