Китаплы җәй: син һичшиксез укырга тиешле китаплар
Укырга ашык, алар искиткеч!
Сәламлим сине, дустым! Син ирекле һәм җәйнең ничек үтүен бары үзең хәл итәсең. Шуңа күрә ял да ит, дусларың белән походка да бар, туйганчы фото-видеолар да төшер, су коен, әти-әниләреңә ярдәм ит... Әйе, болар синең җәеңне, һичшиксез, истә калырдай итәчәк. Әмма ялларыңны тагын да продуктив һәм файдалы үткәрергә теләсәң, мин күңелемә хуш килгән шәп әсәрләр исемлеге белән бүлешәм, шуңа өстәп алар турында бераз аңлатма да биреп китәм. Укырга ашык, алар искиткеч!
«Туташ» (Айгөл Әхмәтгалиева)
Әлеге роман татарның беренче хатын-кыз актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның гомер юлын сурәтләүгә багышланган. Аның юлы гаять катлаулы һәм кискен борылышларга бай икәнен беләбез. Шуңа өстәп, ул яшәгән елларны искә алып карасак, бик күп мөһим вакыйгаларга бай чор ул. Менә шуларга бәйле, уку барышында сез татар кызларының иреген чикләүләрен, «яңа»ның күтәрелешен күрә барырсыз. Тарихи роман булса да, әсәр уку өчен җиңел.
«Тапшырылмаган хатлар» (Гадел Кутуй)
Әлеге повесть сине Галия белән Искәндәрнең хатлары аша сөю-мәхәббәт дөньясына алып керер. Уку барышында үзеңне хат ташучы итеп тә тоярсың әле, чөнки Галиянең бар уй-хисен чагылдырган юллар синдә хатны иясенә илтеп тапшыру теләге уятыр. Тик азактан бөтелмәгән көтелмәгән хәл килеп чыга бит әсәрдә: Галия хатын адресатка түгел, башка берәүгә тапшыра.
«Әйтелмәгән васыять» (Әмирхан Еники)
Психологик, тәрбияви һәм уйлануларга бай әсәр дияр идем. Үзәккә ана белән балалар арасындагы катлаулы проблема куелган. Шулай ук хикәядә тел һәм милләт язмышына да урын бирелә. Акъәби балаларын тиешенчә тәрбияләп, кеше итсә дә, шәһәр тормышы аларны әниләреннән дә, милли мохиттән дә инде бик ерагайткан була. Һәм әсәрдә фәлсәфи тема – яшь, егәрле кешенең үлем турында уйларга теләмәве, үлем хәлендәге кешедән читләшергә тырышуы тасвирлана.
«Без әле Җирдә яшибез» (Газиз Мөхәммәтшин)
Төп герой – Инсаф. Ул бик шук һәм һәртөрле маҗаралардан башы чыкмас бер малай. Үзе шәһәрнеке. Шуңадырмы, ялкау һәм самими булып үскән ул. Шәһәрдән авылга күченгән көннән аның тормышы үзгәрә бара. Ул үзенә башка төрле дуслар таба, төрле вакыйгаларга тап була. Әсәр балалар теле һәм юмор белән язылган, шуңа тиз арада укырга ашык!
«Кәҗүл читек» (Гаяз Исхакый)
Язучы үз әсәрендә татар халкының гореф-гадәт, традицияләрен сурәтли. Моның өчен ул читек образын ала. Егет үзенең күптән көткән читеге турында хыяллана, аның ни дәрәҗәдә матур булуын күзаллый, дуслары янында ничек итеп мактанасын уйлый. Әмма барысы да ул теләгәнчә генә килеп чыкмый... Ниләр буып беткәнен укыгач үзең үк белерсең, ә мин әйтми торам.
Дустым, бәлки, синең әлеге әсәрләрне инде укыганың да бардыр? Алай икән, үзеңне китап җанлы кеше дип атый аласың. Ә мин сиңа тагын бер кат матур һәм файдалы җәйге яллар телим. Очрашканга кадәр!
Гөлназ ӘХМӘДИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев