Көмеш кыңгырау

Ки­ле­гез яме, Ва­кыйф абый, кө­тә­без!

Ярат­кан ки­та­бым­ның ав­то­ры­на хат.

Исән­ме­сез, як­та­шы­быз Ва­кыйф абый Ну­рул­лин! Сез­гә Олы Ел­га авы­лын­нан Ай­гиз Сиб­га­тов исем­ле гап-га­ди бер ма­лай яза.

Ва­кыйф абый хәл­лә­ре­гез ни­чек? Яңа хи­кә­я­ләр иҗат итә­сез­ме?

Күп­тән тү­гел мин авы­лы­быз ки­тап­ха­нә­сен­нән сез­нең ки­тап­ны алып кайт­тым. Ул ки­тап­та «Бү­ре­ләр, үгез һәм без» хи­кә­я­се бар иде. Бу хи­кә­я­не укып чык­кач, күз­лә­рем шар бул­ды. Ул су­гыш чо­ры ба­ла­ла­ры­ның күр­гән­нә­ре! Кур­кы­ныч төш ке­бек, тән­нә­рем чы­мыр­да­ды. Уку­чы­лар­ның үгез җи­геп мәк­тәп җы­лы­тыр­га ур­ман­га ба­ру­ла­ры, күп авыр­лык­лар­ны әти-әни­лә­ре­нә сиз­дер­ми­чә, ба­тыр­лар­ча җи­ңеп чы­гу­ла­ры без­гә үр­нәк бу­лып то­ра.

Кар­шы­ла­ры­на бү­ре­ләр чык­кач та алар бер-бер­сен сак­ла­ган­нар, әни­лә­ре ту­рын­да кай­гырт­кан­нар. Бу хи­кә­я­дән соң, мин­дә бик күп со­рау ту­ды, Ва­кыйф абый. Үзем җа­вап та тап­тым бу­гай. Без хез­мәт­не, дус­лар­ны, ки­тап­лар­ны компь­ю­тер, те­ле­фон­га алыш­тыр­ган­быз икән бит. Кыз­га­ныч, бик кыз­га­ныч!

Ва­кыйф абый, бу бик на­чар, әйе­ме?

Бу мәсь­ә­лә­не бер­гә­ләп чи­шү юл­ла­рын эз­ләр­гә мин Сез­не мәк­тә­бе­без­гә ча­кы­рам. Без сый­ныф җи­тәк­че­се Гөл­фия апа бе­лән бер­гә­ләп төр­ле әки­ят­ләр, те­атр­лар ку­еп йө­рер­гә яра­та­быз. Сез кил­сә­гез, бу хи­кә­я­дән өзек уй­нап күр­сә­тер­без. Ки­ле­гез яме, Ва­кыйф абый, кө­тә­без!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: