Хушбуйлар кайчан барлыкка килгән?
Без һәрвакыт тәмле искә сөенәбез. Ислемайлар ясау кайчан башланган?
Ислемайлар, хуш исле матдәләр, кыйммәтле ташлар кебек үк, Көнчыгыш илләрендә байлык билгесе булып саналган. Күп гасырлар элек гарәпләр хуш исле матдәләрне үсемлекләрдән алу ысулларын белгәннәр. Көнчыгыш базарларында сәүдәгәрләр төрле хуш исле матдәләр сатканнар.
Без һәрвакыт тәмле искә сөенәбез. Хәзерге ислемайлар элеккеге хушбуйларга караганда күпкә яхшырак. Ислемайларны барлык хатын-кызлар да куллана.
Борынгы заманнарда, берничә килограмм хушбуй алу өчен, зур күләмдәге кырларда роза чәчәкләрен үстереп, җыеп эшкәртүгә күп көч түккәннәр. Ә хәзер химия заводларында хушбуйларның төрле ислеләрен күпләп эшлиләр. Хушбуйлар кебек үк, югыч матдәләр дә чагыштырмача арзан бәягә күпләп чыгарыла.
Сабын да берничә йөз еллар буена байлык билгесе булып саналган. Күп кенә халыкларда хайван һәм җитен маеннан алынган сабын кулланылган. Безгә көн дә кирәк булган кер порошоклары, сабыннар, таплар бетерү өчен сыеклыклар беренче булып химиклар тарафыннан химия лабораторияләрендә табылган. Бу матдәләр безнең тормышыбызны бик күпкә җиңеләйтә.
Хуш исле матдәләрне ничек табалар
Хуш исле матдәләр кечкенә генә тамчылар рәвешендә үсемлекнең аерым күзәнәкләрендә була. Алар чәчәкләрдә генә түгел, яфракларда да, җимешләр кабыгында да, үзагачта да очрый.
Үсемлектә 0,1 % тан 10% ка кадәр микъдарда эфир майлары була.
Эфир майлары көнбагыш, җитен, кукуруз майлары яки сыек майларга охшамаган. Алар - төрле типтагы органик кушылмалардан торган катлаулы төзелешле матдәләр. Эфир майлары суда начар, ә спиртта яхшы эри.
Шуңа күрә хушбуйлар җитештерүдә спиртны эреткеч сыйфатында кулланалар. Үсемлекләрдән маен спирт белән экстракцияләп табып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев