Көмеш кыңгырау

Кесә китаплары кайчан барлыкка килгән

Аларны беренче тапкыр Англиянең «Penguin Books» нәшрияты чыгара.

Ә узган гасырның 50нче елларында алар чын-чынлап мәдәни инкыйлаб ясый. Монда Ро­берт де Граффның роле зур— ул 1939 елда «масса-күләм ихтыяҗ өчен китап» дигән яңа категория уйлап чыгара һәм беренче кесә китаплары нәшриятына («Pocket Books») нигез сала. Бу китаплар зур тиражлар белән чыгарылу өстенә очсыз да булалар һәм китап кибетләрендә генә түгел, ә бәлки даруханәләрдә, ав­тобус тукталышларында да сатылалар. Һәм кешеләргә китап алыр өчен махсус кибеткә яисә китапханәгә чабасы юк, өйгә кайтышлый урамнан да алып керергә мөмкин була башлый.

Быел беренче тапкыр татарча кесә китаплары сатуга чыкты. Аны «Казан утлары» журналы чыгарды. Бу - Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы. 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.

«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Рocket book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.

Шамил Садыйков китапның икенче үзенчәлеген дә атады, ул — китапның интерактив булуы. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: