Кем нинди йортта яши?
Йортлар дип күчмә халыкларның тирмәсен дә, биек итеп төзелгән күктерәүләрне (небоскреб) дә атап була.
Кешеләр яши торган йортларны төтен дип тә әйткәннәр. Йорт сүзе кайчандыр туган ил, дәүләт мәгънәсендә йөргән, мәсәлән, Себер-йорт, Идел-йорт.
Ничек кенә аталмый йортлар?!
Төньяк Америкада – вигвам, типи, хоган, Испаниядә – пальясо, Италиядә – трулло, Кытайда – фанза, Украинада – хата, мазанка...
Тирмә (киез өй) – күчмә халыкларда (төркиләрдә, монголларда) җиңел корыла һәм күчерелә торган өй. Өстән киез белән каплана. Бүгенге заманда Казахстан, Монголия, Урта Азия илләрендә көтүчелек белән шөгыльләнгән кешеләрдә кулланыла. Безнең борынгы бабаларыбы – хуннар (сөннәр) да тирмәләр корган.
Канада эскимосларының бер өлеше кышын иглуда яши. Иглу – гөмбәз рәвешендә кар яки боз «кирпечләр»еннән төзелә. Биеклеге ике метр, киңлеге дүрт метр чамасы булган бу кар йорты җил-бураннан бик саклый икән. Кайвакыт эчке ягын җәнлек тиреләре белән дә каплыйлар. Берничә иглуны тоташтырган тоннельләр урамга чыкмый гына кунакка йөрешергә кирәк икән!
Чум – кайбер Себер халыкларының күчмә торагы. Ул болан тиреләрен колгаларга тарттырылып корыла. Керү юлын кышын тиреләр, җәен тукыма белән томалыйлар. Чумның уртасында учак асалар.
Чатыр – тукымадан эшләнгән вакытлыча йорт. Гарәп һәм Африка бәдәвиләре һәрвакыт үзләре белән киез чатырларын йөрткәннәр. Хәзер исә чатырны кормаган кеше сирәктер. Аеруча туристлар, сәяхәтчеләр, археологлар, чабаннар ярата аны. Без аны еш кына палатка дип атыйбыз.
Сүзлек: колга – жердь
Чатыр – шатер
Бәдәви – бедуин
Экологик йортлар
Ә сез беләсезме, Канадада памперсларны төзү материалына әйләндерә торган технологиягә патент алынган. Ә памперслар табигатьтә биш йөз ел таркала. Менә нинди файда! Ә кытайлар файдаланылган җирне микросхемалардан чистартырга уйлаган. Микросхемалардан ясалган төзелеш материалы бетоннан да ныграк икән.
«Флинстоуннар йорты»
«Флистоуннар» мультфильмын яратучы һәркем Тын океандагы Малибу утравындагы бу йортны яхшы белә. Борын-борын заманда яшәгән мультфильм геройлары чынлап та куркыныч мәгарәдә яши кебек. Баксаң, ул эчке ягы мәгарә итеп эшләнгән йорт икән бит!
Прагадагы «Биюче» йорт ике зур цилиндр рәвешендәге манарадан тора. Аның берсе дөрес симметрик формада, икенчесе янтайган: кырыйдан караганда ул биергә җыенган кебек тоела. Деконструктивизм стилендәге иң оригиналь бина ул!
Күктерәүләр шәһәрнең һава агымын үзгәртә ала. Янәшә урнашкан күктерәүләр «аэродинамик торба» хасил итә. Анда җир тирәли көчле җил исә яки биналар стена кебек химик матдәләр белән пычранган һава агымын атмосферага күтәрә. Кирпеч белән бетоннан ясалган бу биналар көне буе кояш нурларын «йота» да төнлә җылылык акрын гына тарала. Шуңа биек биналар күп булган шәһәрдә температура һәрвакыт югарырак була.
Лилия Фәттахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев