Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кечкенә Принц коткарган

— Курыкма, Антуан! Бик тиздән сине коткарачаклар! — ди малай елмаеп. «Галлюцинация...«— дип уйлый Экзюпери.

Билгеле булганча, «Кечкенә Принц» китабы авторы, француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери профессиональ очучы булган һәм үзенең тормышын күктән башка күз алдына да китерә алмаган.

1935 елда механик белән бергә ул Париждан Сайгонга (Вьетнам) ерак очышка китә. Очканда аның самолетының моторы ватыла һәм Экзюпери Ливия чүленең үзәгенә үк егылып төшә.

Язучы үзе могҗиза белән исән кала. Рация дәшми, эчәргә бер тамчы да су булмый.

Очучы самолет канаты астына кереп, йоклап китәргә тырыша. Әмма бер сәгатьтән соң ул нигәдер кисәк уянып китә һәм үзеннән берничә метр ераклыкта гына бер малай басып торганын күрә:
— Курыкма, Антуан! Бик тиздән сине коткарачаклар! — ди малай елмаеп. "Галлюцинация...«— дип уйлый Экзюпери.

Тик өч сәгатьтән соң ул үз күзләренә ышанмый: күктә коткару самолеты очып килгәне күренә.

Бу очрак аның «Кечкенә Принц» китабы язылуга нигез була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев