Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Күб­рәк хы­ял­ла­ны­гыз, хы­ял ке­ше­не үс­те­рә!

Язу­чы Га­лим­җан Гыйль­ма­нов теләкләре.

Иң ис­тә кал­ган Яңа ел­лар ба­ла чак ха­ти­рә­лә­рен­дә сак­ла­на. Кы­шын әт­кәй ерак­ка ур­ман ки­сәр­гә ки­тә иде. Бик са­гы­на идек. Бер­сен­дә әт­кәй бәй­рәм­гә кай­тып өл­гер­мә­де. Өй би­зәл­гән, әм­ма ел са­ен әт­кәй үзе бе­лән ур­ман­нан алып кай­та тор­ган чыр­шы юк... Әт­кәй дә юк, чыр­шы да юк...кә­еф тә... Ин­де Яңа ел сә­га­те су­гам ди­гән­дә ге­нә, ишек­не шар ачып кем­дер ки­леп кер­де. Кыш ба­бай! Ап-ак кар­га чу­мып әт­кәй кай­тып кер­гән икән! Бик бә­хет­ле идек без ул чак­та. Шу­шы ва­кый­га бик еш төш­кә ке­рә.

Кыш ба­бай­ны күр­сәм, кар со­рар идем. Җил­ләр-бу­ран­нар со­рар идем. Ан­на­ры... Һәр та­тар ба­ла­сы­ның мен­дәр ас­ты­на үз ана те­лен­дә кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч ки­тап ку­еп ки­тү­ен со­рар идем.

Якын­на­ры­гыз ту­рын­да еш­рак уй­ла­са­гыз, уй­лан­са­гыз иде. Күб­рәк хы­ял­ла­ны­гыз, хы­ял ке­ше­не үс­те­рә. Яңа ел­лар бе­лән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев