Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Бу кызык

Карлның шпаргалкасы

Бе­рен­че шпар­гал­ка­лар бе­лә­сез­ме кай­чан бар­лык­ка кил­гән? Ерак-ерак 9нчы га­сыр­да. Кем яса­ган ди­ген әле син аны?

Бөек Карл! Бу мо­нарх үзе­нең им­за­сын хә­тер­дә тот­ма­ган, шу­ңа да шпар­гал­ка ясат­тыр­ган. Ки­рәк­ле ва­кыт­та, ул им­за­сын шу­ңа ка­рап сыз­га­лый тор­ган бул­ган.

Сак­ла­нып кал­ган иң бо­рын­гы шпар­гал­ка Пе­кин­да Кон­фу­ций хра­мы му­зе­ен­да сак­ла­на. Аны XIV га­сыр­да языл­ган дип бил­ге­лә­гән­нәр.

Гар­мун сы­ман

Ин­тер­нет киң­лек­лә­ренл­дә­ге иң по­пу­ляр шпар­гал­ка фо­то­сы – гар­мун кү­ре­ге ке­бек ясал­га­ны. Фо­то ас­тын­да­гы яз­ма­га ышан­саң, аның озын­лы­гы 4 метр. Җый­гач ул бик кеч­ке­нә бу­лып ка­ла. Бу шпар­гал­ка­ны ясар өчен күп­ме ва­кыт са­рыф ит­те­ләр икән?

Күр­гәз­мә дә ач­кан­нар
Ш­пар­гал­ка­лар күр­гәз­мә­се дә бар икән. 2007 ел­ның ок­тябрь аен­да Гер­ма­ни­я­дә­ге Нюн­берг уни­вер­си­те­ты кар­шын­да­гы му­зей­да шун­дый күр­гәз­мә ачыл­ган. 66 яшь­лек не­мец ма­ти­ма­ти­гы, шу­шы уни­вер­си­тет­та укы­ту­чы Гюн­тер Хас­се­науэр 40 ел буе сту­дент­ла­рын­нан кал­ган шпар­гал­ка­лар­ны җы­еп бар­ган. Ул им­ти­хан­нар ал­дын­нан алар­ның пе­нал­ла­рын тик­шер­гән, ә сы­нау­лар тә­мам­лан­гач чүп чи­ләк­лә­рен дә ак­та­ра тор­ган бул­ган. Шу­лай итеп иң шәп «эк­земп­ляр­лар» эз­лә­гән.

Укы­ту­чы­ның бу кы­зык­лы хоб­бие ту­рын­да бел­гәч, аның хез­мәт­тәш­лә­ре һәм сту­дент­лар аңа шпар­гал­ка­лар алып ки­лә баш­ла­ган­нар. Кы­зык­лы кол­лек­ция ху­җа­сы шпар­гал­ка­лар­ның ка­мил­лә­шә ба­руы ту­рын­да сөй­ли. «А­лар­ны ясау тех­ни­ка­сы шак­кат­тыр­гыч», – ди. Лә­кин ки­рәк­ле да­та­лар­ны, исем­нәр­не кеч­ке­нә кә­газь­ләр­гә язып кую – клас­си­ка бу­лып са­на­ла.

Гюн­тер кол­лек­ци­я­се­нең иң кыйм­мәт­ле эк­земп­ля­ры дип 2 сан­ти­метр­лы кә­газь ки­сә­ген атый. Шу­шы кә­газь­гә Ии­сус­ның 10 әме­рен сый­дыр­ган­нар.

Шу­лай ук кол­лек­ци­я­дә сә­гать ме­ха­низ­мы рә­ве­шен­дә эш­лән­гән кы­зык­лы шпар­гал­ка да бар. Ни­чек ке­нә сә­ер бул­ма­сын Ха­се­науэр шпар­гал­ка­лар ту­рын­да сту­дент­лар­га ка­ра­та бер ачу­сыз сөй­ли: «Ях­шы эш­лән­гән шпар­гал­ка, пе­да­го­гик күз­лек­тән ка­ра­ган­да, бик зур бә­я­гә ия. Чөн­ки ма­те­ри­ал­дан иң ки­рәк­ле­сен ге­нә сы­гып алу өчен, аны ях­шы­лап өй­рә­нер­гә ки­рәк. Шпар­гал­ка ясау­га күп көч са­рыф ите­лә. Сту­дент­лар шпар­гал­ка ясап те­ма­ны өй­рә­нә­ләр», – ди ул.

Хас­се­нуэр­га сөй­лә­ве җи­ңел­дер, әм­ма аның сту­дент­ла­ры «үт­кен» күз­ле укы­ту­чы­дан шпар­гал­ка­ла­рын яше­рә ал­мый­ча иза чи­гә­ләр. Укы­ту­чы шпар­гал­ка­лар­ны ерак­тан «си­зә», ди­яр­сең.

Кол­лек­ци­я­гә туп­лан­ган нөх­сә­ләр­не күр­гәз­мә­нең элект­рон ва­ри­ан­ты­на да кер­тә баш­ла­ган­нар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев