Көмеш кыңгырау

Каен бәйрәме

Мамадыш, Лаеш, Чистай өязләренең кайбер керәшен авылларында «тройча»га туры китереп үткәрелгән бәйрәм каен бәйрәме дип аталган.

Бәйрәмдә башлыча яшьләр, бигрәк тә кызлар катнашкан. Кызлар бәйрәм көнгә яңа күлмәк тегәргә тырышканнар. Бу көнне алар үзләре генә яки егетләр белән бергәләп урманга каен башын бәйләргә барганнар. Кайчагында күңелләренә ошаган каен агачын кисеп, авылга алып кайтканнар.

Үкенечәдә аларны җыр сөюче карчыклар каршылаган. Аннары каенны мәйданга утыртканнар да, каен тирәсендә әйлән-бәйлән җыр оештырганнар. Аеруча чая, көчле тавышлы бер егет уенны башлап йөргән. Ул кызлардан яулык, тасма кебек әйберләр җыйган һәм каенны бизәгән.

Уен үзе «фантиклы» уенны хәтерләткән. Узаман агачта эленеп торган берәр әйберне алган, ә аның хуҗасы я җыр җырларга, я биеп күрсәтергә тиеш булган һ. б. Шулай итеп, кызлар чиратлашып җырлап, биеп күрсәткәннәр. «Каен башын бәйләгәндә» башкарыла торган берничә куплетны мисал итеп китерик.
Ай әйлибез, әйлибез,

Каен башын бәйлибез.

Җалтан дигән асыл илдә

Актык җәебезне җәйлибез.


Җегетләр булсаң, җегет бул,

Көмеш кигер каеш җөгәнгә.

Җегет гомере ике килмәс,

Җаучы җибәр җаның сөйгәнгә.


Бәйрәмне төгәлләгәндә, каен агачын елга буена алып төшкәннәр, сындырганнар һәм суга ыргытканнар. Авыл мәйданында барлык авыл халкы җыелган булса, су буена яшьләр генә барган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: