Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

JUNIOR SKILLS BILER FORUM: 5 көнлек һөнәрләр дөньясы

Сәлам-сәлам, дустым! Җәйләрең ничек үтә? Яңа урыннар, яңа дуслар, яңа һөнәрләр үзләштерергә өлгердеңме әле? Җавабың тискәре икән, тиз арада көндәлек яшәү рәвешеңне үзгәртеп карарга киңәш итәр идем..

Ә менә минем җавабым уңай. Шулай булмый ни, әле күптән түгел генә «Сәләт» лагеренең беренче форумы – JUNIOR SKILLS BILER FORUM да булып кайттым бит! Биредәге мохит, яңалык һәм үзгәрешләр хакында сезгә дә сөйләп үтәргә теләр идем. Бәлки, синең дә алдагы форумнарга барып ял итәргә, көч тупларга, үзеңне күрсәтергә теләгең туар. Киттекме? Киттек!

Һөнәрләр белән танышу

Остаханәләр – JUNIOR SKILLS BILER FORUMның зур һәм алыштыргысыз өлеше булып санала. Чөнки әлеге форум нәкъ тә яшүсмернең яңа һөнәрләре һәм сәләтләре ачылуга, уку-укытуга юнәлгән. Быел безнең өчен графика, дизайн, каллиграфия, 3D-модельләштерү, рәсем ясау, архетиктура, сөйләм үзенчәлекләре, диджейлык серләре һ.б. буенча мастер-класслар булып узды. Биредә һәр сәлкеш өчен үзе теләгән остаханәләрдә сәләтен үстерергә һәм һөнәрләргә карата мәхәббәтен арттырга мөмкинлек бар иде. Теория белән беррәттән, практик эшләр дә үрелеп барылуы дөрес булды дип саныйм. Коры сөйләм һәм мәгълүмат кына түгел, һәр сәлкеш ясаган иҗат җимешен үзе белән ала алды.

Интеллектуаль уеннар һәм кичке чаралар

Логик фикерләү һәм күтәренке кәеф һәр һөнәрнең башы булып тору исәпкә алынып, биредә безнең өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «КВН», шахмат-шашка уеннары да оештырылды. Безгә үз фикерләү дәрәҗәбезне билгеләргә, яңа мәгълумәт тупларга, шаярырга-көләргә, сәхнәдә чыгыш ясарга менә дигән мөмкинлек иде болар барысы да.

Спорт уеннары

Сәламәтлек һәрвакыт беренче урында торырга тиеш. Моны күз уңында тотып, JUNIOR SKILLS BILER FORUM да бик күп спорт ярышлары узды. Кызлар да, егетләр дә футбол, волейбол, чирәмдә хоккей уйный алды. Шулай ук үз аланнары өчен җан атып торган сәлкешләр уенга тагын да катырак дәрт өстәде. Җанатарларның көчле авазлары һәм терәк булулары уенчыларга зур мотивация һәм җиңүгә омтылыш бирде. Ә инде соңыннан җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды.

Җыр, бию, музыка

«Сәләт»нең җырлары гына ни тора бит! «Сәләт»тә булучылар бу хакта иде күптән белә. Аларга кулларны күтәреп биеми, кушылып җырламый, туйганчы ләззәт алмый мөмкин түгел. Иртән дә, көндезен, кичен дә, ашаганда, уйнаганда, укыганда, дискотека вакытында да әлеге көйләр сәлкеш белән бергә атлый. Алар, үзең дә сизмәстән, синең башта кала (һәм бу озакка!).

Шулай ук биредә ял итүчеләр үзләренең биюгә, җырга, нәфис сүзгә осталыкларн да күрсәтә алды. Ә инде иң-иңнәр соңгы көнне узган йомгаклау концертында катнаша алды.

Сер итеп кенә әйтәм, бик тиздән ARTS BILER FORUM башланып китәчәк. Аннан тыш та бик күп аланнар һәм форумнар бар. Изге Биләр сине зарыгып көтә, дустым. Шуңа, ашык һәм нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтергә өлгер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев