Йомыркамы, тавыкмы?
Бу сорауны җавапсыз табышмак дип саныйлар. Әмма Британия галимнәре табышмакны чиштек, диләр.
Иң беренче нәрсә булган: йомыркамы, тавыкмы? Бу сорауны җавапсыз табышмак дип саныйлар. Әмма Британия галимнәре табышмакны чиштек, диләр. Алар 51 казылма һәм бүген яшәүче 29 төр хайванны тикшергәннәр. Алар барысы да йомырка салучы төрләр.
Динозаврлар йомырка салган, әмма аларга кадәр яшәгән төр тереләй тудыручылар булганнар дип әйтә бу галимнәр. Йомырка соңрак, эволюция барышында барлыкка килгән. Һәм бу динозаврлар токымына Җир йөзендә озаграк яшәргә мөмкинлек биргән.
Шулай итеп, йомырка салучы төрләр тереләй тудыручылардан барлыкка килгәннәр. Моннан элек йомырка түгел, ә тавык туган дигән нәтиҗә ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев