Көмеш кыңгырау

Интернетсыз тормыш - нинди ул?

4нче ок­тябрь­дә инс­таг­рам бе­лән ват­сап со­ци­аль чел­тәр­лә­ре 6 сә­гать буе эш­лә­ми тор­ды. Кы­зык, алар бө­тен­ләй бул­ма­са, ни­чек бу­лыр иде икән?

Шушы сорау белән яшь хәбәрчеләребез төркеменә мөрәҗәгать иттек. Менә нинди җаваплар алдык:


 

СССР ва­кы­тын­да­гы ши­кел­ле уты­рыр идек. Ке­ше­ләр күб­рәк ки­тап укыр­га тар­ты­лыр­лар иде. Урам­га чы­гып дус­лар бе­лән кү­ре­шер­гә, те­ле­фон­да  уен­нар бул­са, шун­да уй­нап уты­рыр­га бу­ла ин­де.

Язи­лә Гә­рә­е­ва,  Чал­лы шә­һә­ре, 84нче ли­цей.


Без хә­зер те­ле­фон ар­ка­сын­да күп нәр­сә­не күр­ми ка­ла­быз. Со­ци­аль чел­тәр­ләр бул­ма­са, ке­ше күб­рәк ку­нак­ка йө­ри баш­лар иде. 

Ха­ли­дә Ша­ки­ро­ва, Чал­лы шә­һә­ре,  84нче ли­цей.


Ала­ры бул­ма­са, баш­ка­ла­рын уй­лап та­бар­лар, кал­ган со­ци­аль чел­тәр­ләр үсеш алыр­лар иде.

Ра­ли­на Хә­би­ро­ва, Әгер­җе ра­йо­ны, Исән­бай мәк­тә­бе.


Яшәр­гә жи­ңел­рәк бу­лыр иде. Ке­ше үзен баш­ка­лар бе­лән ча­гыш­тыр­мас, күб­рәк хә­зер­ге миз­гел­дә яшәр иде. Күб­рәк укыр, күб­рәк ара­ла­шыр идек. Ке­ше­ләр ягым­лы­рак бу­лыр иде, «хейт», «понт­лар» әзә­ер. Ке­ше­ләр офф­лайн рә­веш­тә үз­лә­ре­нә ак­ча эш­ләр­ләр иде, ка­ме­ра­га ка­рап, сөй­лә­шеп ке­нә тү­гел. Бе­рен­че ва­кыт­та без­гә авыр бу­лыр иде, лә­кин, ми­нем­чә, со­ци­аль чел­тәр­ләр­дән баш­ка да яшәп бу­ла.

Илү­зә Са­би­ро­ва, Ка­зан шә­һә­ре, 2нче гим­на­зия.


Бу ке­ше­лек өчен  зур ка­таст­ро­фа бу­лыр иде. Әм­ма бу проб­ле­ма озак­ка бар­мас дип уй­лыйм, чөн­ки прог­ра­мист­лар тиз ара­да алар уры­ны­на яңа прог­рам­ма­лар ясап, чи­ше­лен та­бар­лар.

Ән­вәр Мө­хет­ди­нов, Ар­ча ра­йо­ны, На­ла­са мәк­тә­бе.


Со­ци­аль чел­тәр­ләр­сез тор­мыш­ны күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Чөн­ки бө­тен ке­ше инс­таграм һәм ват­сап­та уты­рыр­га өй­рә­неп бет­те. Па­ни­ка бу­лыр иде, ке­ше­ләр үз­лә­ре­нә урын та­ба ал­мас­лар иде.

Таң­сы­лу Ва­фи­на, Яңа чиш­мә ра­йо­ны, Зи­рек­ле ли­цее.


Бү­ген­ге көн­дә мин бел­гән ке­ше­ләр­нең 4 про­цент ча­ма­сы – бө­тен­ләй со­ци­аль чел­тәр кул­лан­мый, ме­нә алар ни­чек яшә­гән, шу­лай яшә­вен дә­вам итә­чәк. Тик кал­ган та­ныш­ла­рым­ның, чын­нан да, буш ва­кыт­ла­ры кү­бә­я­чәк. Алар төр­ле чел­тәр­ләр­дә­ге пост­лар, фо­то­лар аша кем­нең кай­да йө­рү­ен, нәр­сә эш­лә­вен кү­реп тор­ма­гач, бик кү­ңел­сез  бу­лып, ара­ла­шу­ның баш­ка юл­ла­рын эз­ли баш­ла­я­чак  яки көн­дә­лек тор­мыш­та­гы баш­ка әй­бер­ләр­гә күб­рәк игь­ти­бар итә баш­ла­я­чак­лар. Бу чел­тәр­ләр, бер ка­ра­ган­да, ке­ше­ләр­не бер­ләш­те­реп то­ра ке­бек. Икен­че як­тан ка­ра­ган­да, ке­ше  үзе­нең тор­мы­шы ту­рын­да аз­рак кай­гыр­та сы­ман.

Әмир Фәр­хул­лин, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ур­та Кир­мән мәк­тә­бе.


Баш­ка со­ци­аль чел­тәр­ләр бар­лык­ка ки­лер. Баш­ка­ча мөм­кин дә тү­гел, чөн­ки ке­ше­ләр хә­зер бу ара­ла­шу ча­ра­ла­ры­на өй­рән­де­ләр. Элек­ке­гә ки­ре кай­ту бул­мас, яңа­ча ара­ла­шу, мәгь­лү­мат алы­шу мөм­кин­лек­лә­ре ту­а­чак.

Ал­маз Кал­мы­ков, Чал­лы шә­һә­ре, 14 нче гим­на­зия.


Инстаграм белән ватсап югалса, миңа авыр булмас иде. Чөнки мин күбрәк җанлы аралашуны яратам. Буш вакытымда өй эшләрен эшлим, рәсем ясыйм.

Исрафилова Әдилә, 6г сыйныфы укучысы, 14 нче гимназия.


Ватсап - тиз аралашу өчен уңайлы чара, ләкин мин аның аша бик күп аралашмыйм. Шуңа күрә минем өчен ул зур югалту булмас. Мөһим әйберләрне шалтыратып әйтергә дә була.

Гобәйдуллина Дилә, 14нче гимназия, 6 г сыйныфы укучысы.


Мин - Рузилә Зәйдиева, 14нче гимназиянең 6 г сыйныфы укучысы. Күпләр инстаграм, ватсап аша аралашырга ярата, аларга, бу социаль челтәрләр эшләмәсә, авыррак булыр. Мәсәлән, минем әти- әниемнэр ватсап аша хәбәрләшергә яраталар. Ә ватсап эшләмәгән көнне алар аптырап калдылар. Миңа үземә күбрәк "Тик Ток" ошый. Анда кирәкле  видеолар да карарга була, аралашырга да.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: