Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Интеллектуал яки лидер?!

Син нинди укучы? Бу сорауга тест ярдәмендә җавап табып кара.

1. Иртәгә математикадан тест булачак. Синең бүгенгә планнар?

А) укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!

Б) дусларың: «Син бу теманы бик яхшы беләсең», – дигәнче, теманы кабатлаячаксың.

В) башкаларның борчылуына гаҗәпләнәсең. Һәм һәрвакыттагыча өй эшен эшлисең.  

Г) үзеңне кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнәсең, ә аннары төн буе математикадан әзерләнәсең. 

 

2. Мәктәптә иң яратмаганың ул – ...

А) күңелсез дәресләр.

Б) яңа сыйныфташлар, чөнки  алардан нәрсә көтәргә дә белмисең.

в) усал укытучылар.

Г) дәресләргә вакыт әрәм итү. Бу вакытны күңел ачып уздырсаң, күңеллерәк булыр иде.

3 Мәктәптә синең иң зур «кимчелегең» – ...

А) билгеләр аркасында бик нык борчыласың.

Б) Укытучы синең якка караган саен кызарасың.

В) берәрсе тәнкыйтьләсә, күңелсезләнәсең.

Г) сыйныфта артык күп сөйләшәсең һәм укытучыны тыңламыйсың.

 

4. Ой! Бүген укытучы такта янына чыгарып сорыйм, ди. Синең кичерешләр:

а) бер проблема да юк. Мин һәрвакыт әзер

б) бераз дулкынланам. Сыйныф алдында чыгыш ясарга яратмыйм.

В) Бик үк яхшы нәрсә түгел инде. Укытучыны мине башка вакытта сорарга күндерергә тырышам.

Г) Егылып китә яздым. Бернәрсәгә әзер түгел мин..

 

5. Дәрес вакытында иң яраткан эшең:

А) укытучыны тыңларга. Теманы аңласам, өй эшен тизрәк эшлиячәкмен.

Б) нәрсәдер ясарга, уйланырга…

В) класс буенча кызыклы язулар җибәрергә

Г) партадагы күрше белән сөйләшергә.

 

6. Сыйныфташларның берсе сине үртәсә, нәрсә эшлисең?

А) игътибар итмәскә тырышам, әмма бу җиңел түгел.

Б) дусларымнан киңәш сорыйм.

В) үртәүчене үземә һәм дусларыма якын җибәрмим.

Г) барысын да шаяртуга әйләндерәм.

«А» җаваплары күбрәк булса: интеллектуал. Синең укуга һәм яңа нәрсәләрне белүгә омтылышың көчле. Иң курыкканың контроль эшкә әзерләнмичә бару. Шуның өчен, син төн буе китаплар укып, теманы кабатлап утырырга риза. Синең өчен мәктәп – ул яңа белемнәр алу, ачышлар ясау урыны.

Киңәш: мондый җаваплы һәм җитди укучы булу бик яхшы, әмма мәктәпнең дуслар белән аралашу урыны булуын да онытма. Үзеңне бу шатлыктан мәхрүм итмә!

«Б» җавабы күбрәк: тыныч. Син бик тыныч һәм тыйнак табигатьле, бигрәк тә таныш булмаган кешеләр арасында. Шулай да якын дуслар компаниясендә ачылып китәсең. Дусларың булса, мәктәп синең өчен иң шәп урын. Ә менә дусларың булмаса, мәктәп синең өчен иң күңелсез җирләрнең берсе.

Киңәш: башка балалар белән танышырга оялма, һәм син һичшиксез яңа дуслар табарсың!

«В» җаваплары күбрәк: лидер. Синдә башкаларны үзең артыннан ияртү сәләте бар. Дусларыңны теләсә нәрсәгә күндерә аласың. Алай гына да түгел, контроль эшкә әзер булмасаң хәтта укытучыны да контроль эшне икенче көнгә калдырырга күндерә аласың.

Киңәш: башкаларга да карар кабул итәргә мөмкинлек бир! Әгәр дә кемдер синең белән риза булмаса, артык борчылма.

«Г» җаваплары күбрәк булса: тиктормас. Синең төп талантың  – күңел ачу, шаярту. Син энергия белән тулы, игътибар үзәгендә булырга яратасың (укытучы тема аңлатканда да!) Синең өчен мәктәп – иң күңелсез урын. Шулай булса да, югалып калмыйсың: һәрвакыт уңай якларны таба беләсең.

Киңәш: дәрестә игътибарлырак бул – бу сиңа өй эшләрен тизрәк башкарырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев