Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң зур һәм иң кечкенә автомобиль

Автомобильләр турында кызыклы фактлар.

Бу кызык! 

Швейцариянең кайбер авыл һәм шәһәрләрендә автомобильдә йөрү тыела. Әйтик, Цермат шәһәрчегендә 1931 елдан автомобиль файдаланмыйлар. Электромобильдә генә йөрү рөхсәт ителә. Шулай итеп, Швейцария халкы һаваны пычранудан саклый.

«Автомобиль» грек һәм латин сүзләрен берләштергән. «Авто» — үзе, «мобилис» хәрәкәтчән дигәнне аңлата. 

Беренче автомобиль 19нчы гасырда барлыкка килгән. Аның ягулыгы — утын, һәм ул күп урынлы арба рәвешендә булып, омнибус (латинчадан «һәркем өчен»), дип аталган. 

Еш кына пассажир урыннары омнибусның эчендә генә түгел, түбәсендә дә булган.

Омнибуслар күптән юк инде. Әмма «бус» сүзчеге хәзерге автобус, троллейбус кебек транспорт исемнәрендә әле дә «яшәп» килә.

Дөньяда иң зур автомобиль — немец «самосвалы». Аның авырлыгы — 222 тонна. Кабинасына күтәрелү өчен, 16 басмалы баскыч кирәк икән. Кузовына зур гына бакча йорты да сыя, ди. 

Иң кечкенә автомобиль 1962 елда Англиядә чыгарылган. Аның авырлыгы — 59 килограмм, озынлыгы — 134 сантиметр, киңлеге 99 сантиметр булып, эченә нибары машина йөртүче генә сыйган.

Дөньядагы иң озын автомобиль исә — лимузин. Ул 30,5 метр икән. Аның 26 тәгәрмәче, 2 моторы, 2 машина йөртүче урыны бар. Нигездә, әлеге лимузин фильмнар төшерү һәм күргәзмәләр өчен файдаланыла, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев