Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң озын туган көн!

Бер немец кешесе туган көнен ике көнгә озайтып Гиннесның рекордлар китабына кергән.

Туган көнне һәркемнең озаграк бәйрәм итәсе килә, һәм бу гаҗәп тә түгел. Свен Хагемейр исемле немец кешесе, төрле сәгать поясларына очып, аны хәтта ике көнгә кадәр озайта алган. Кыскасы, Свен 26 яшен ике көн буе (билгеле инде, самолетта) билгеләп үткән.

Ул 46 сәгать дәвамында Свен Оклендтан (Яңа Зеландия) Брисбенга (Австралия), ә аннан соң Гонолулу утравына оча. Шул рәвешле ул Гиннесның рекордлар китабына кергән.


Ә менә бер 85 яшьлек бабай туган көнендә парашюттан сикергән.

16 яшьлек бер кыз исә туган көненә... бөтен интернет дусларын чакырган, ди. Кешенең исәпсез күп килгәнен күргәч кенә, болай эшләргә ярамаганын аңлаган.

Германиядә туган көнне трамвайда яисә метрода үткәрү гадәте дә бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев