Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яз турында сынамышлар

Яз көне, эретмичә, озак туңдырып торса, җәй коры була.

Агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев