Яшел гигантлар
Йельск университеты галимнәре хәбәр иткәнчә, Җирдә 400 миллиард агач үсә дип исәпләү ялгыш булган. Бу сан берничә тапкырга күбрәк икән. Җирдә өч триллионга якын агач үсә дип исәпләнә. Фантастик сан!
Бу сан, билгеле, үзгәргән дә булырга мөмкин инде, чөнки тикшеренүләр моннан берничә ел элек уздырылган. Бу тикшеренүләр иң-иң биек агачларны исәпкә алу өчен үткәрелгән булган. Эзләнүләр нәтиҗәсендә моңынчы кешеләр белмәгән дөньядагы иң биек агачны тапканнар. Ул Төньяк Калифорниядә үсә. Бик биек булганга агачка Гиперион дип исем кушканнар.
Гиперионның биеклеге – 116,07 метр тәшкил итә (35 катлы йорттан да югарырак). Казандагы Сөембикә манарасыннан ике тапкыр биек. 20 филне бер-берсенең аркасына бастырсаң шушы агач биеклеге килеп чыга. Бу гигант тагын үсәр иде әле, аңа тукраннар комачаулаганнар. Алар агач башында бик күп куышлыклар ясап, аны зәгыйфьләп бетергәннәр. Пәхлеван агачка 800 яшь дип исәпләнә. Аның кәүсә күләме – 502 метр куб.
Гиперионны тапканчы иң зур агач дип Стратосфера гиганты саналган. Аның биеклеге – 113,1 метр. Хәзер дөньяда 110 метрдан артык булган 15 агач кына билгеле.
Гиперион – гел яшел булып торучы секвойя агачы. Ул бетеп баручы агач төре, шуңа галимнәр аңа бик игътибарлы. Гиперионның кайда үсүен озак вакыт яшереп килгәннәр. Ләкин хәзер технологияләр заманы бит. Блогерлар, төрле туристлар агачны күргәч, аның янына бару өчен төгәл маршрутны блогларына, социаль челтәрләренә урнаштырганнар. Агачга игътибар үскәннәр үскән, аның янына килеп фотога төшәргә теләүчеләр көннән-көн арткан. Кешеләр урман аша агачка кадәр юл ярганнар. Тирә якта чүпләр калдыра башлаганнар. Гиперион өчен борчылып бу тирәгә килүчеләргә 5000 доллар күләмендә штраф керткәннәр. Шулай ук гигант агачлар өчен янгын да бик куркыныч. Урман караучылары һәрдаим гиперионның «хәл»ләрен тикшереп торалар.
Генерал Шерман
Генерал Шерман дигән агач иң биеге булмаса да планетабызда иң зур һәм иң авыр тере организм булып санала. Аның биеклеге – 83,8 м тәшкил итә, кәүсәсе – 1487 м³, авырлыгы 1900 тонна. Генерал Шерман АКШтагы «Секвойя» милли паркында, Сьерра-Невада тавында үсә. Паркның исеменнән күренгәнчә, бу секвойя агачы. Башта Генерал Шерманга өч мең яшь тирәсе дип уйлаганнар, әмма соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә аңа 2300-2700 ел булуы ачыкланган.
2006 елның кышында Генерал Шерман агачы үз ябалдашының бер өлешеннән мәхрүм кала, диаметры ике метр чамасы, ә озынлыгы 30 метр булган иң зур ботагы сынып төшә. Агач тирәсендәге койма һәм аңа илтүче юл җимерелә. Шуннан соң да Генерал Шерман планетада иң зур агач статусын югалтмаган.
Ел саен гигант кәүсәсенең диаметры 1,5 см га диярлек артып бара, бу исә биш яки алты бүлмәле йорт җиткерерлек агач күләменә тиң икән.
Татарстанда
Тәтеш районындагы Озын Алан авылы янында Татарстанның иң атаклы чыршысы үсә, ә төгәлрәге - өяз дворяннары башлыгы алпавыт Молоствовның утарында, аның йорты янында. Бу утарга сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар һәм танылган галимнәр килә торган булган. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм хәтта Гете белән дә дус булганнар. «Тәтеш ягы тарихы музее» мәгълүматларына караганда, чыршы 1887 елда Герман Владимирович Молоствов тарафыннан Антонина Таврионовна белән 30 ел бергә гомер итүгә багышлап утыртылган. Чыршының биеклеге – 30 метрдан артык, аңа 135 яшь.
Теләче һәм Саба районнары чигендә өч йөз еллык имән агачы үсә. Аның кәүсәсе әйләнәсенең озынлыгы – дүрт метрдан артык, ә агачның биеклеге 35 метрга якын. Әгерҗе районындагы «Кичкетаң» табигать тыюлыгы территориясендә менә инде дистә еллар буе ябалдашы зур башлыкка охшаган гаҗәеп чыршы үсә. Элегрәк балаларны шушы чыршы төбендә зур аю яши дип куркыта торган булганнар. Балалар, билгеле, аюдан куркып урманга кермәгәннәр.
Россиядә
Россиядә үсүче иң биек агачлар – Себер кедрлары. Бу агачлар 500-850 ел яши ала. Кайбер кедрлар 35-44 метрга кадәр үсә. Кәүсә әйләнәсе гадәттә 2 метр чамасы була. Себер кедрының чикләвекләре бик файдалы. Бер агачтан 12 кг га кадәр чикләвек җыялар җыялар. Әмма кедрга чикләвек бирер өчен 60 ел үсәргә кирәк әле. Аннан соң инде 3-10 ел саен мул уңыш җыеп алырга мөмкин. Бу агачлар Көнбатыш Себердә бик күп үсәләр, Көнчыгыш Себердә дә очрыйлар. Аны шулай ук Казахстанда, Монголиядә, Кытайның күп кенә провинцияләрендә дә күрергә була.
Бер агач – бер урман
Сезгә бер агачтан торган урманда булырга туры килгәне бармы? Шундый урман бар икән шул. Бер агач 1,5 гектар җирне биләп алган да, урман булып үсеп утыра икән. Бу могҗиза Һиндстанда, һәм ул Бөек баньян агачы дип атала.
Әлбәттә, бу фикус бик гади агач түгел. Эш шунда ки, аннан йөзләгән һава тамырлары китә. Бу агач кәүсәсендә һәм ботакларында барлыкка килә торган махсус үсентеләр. Һава тамырлары үсә һәм агачка өстәмә дым һәм туклану чыганагы булып хезмәт итә. Ботаникада үсемлекләрнең мондый һәва тамырлары чыгарып яшәү рәвешен баньян дип атыйлар.
Һава тамырлары барлыкка килү – тропик киңлекләрдәге үсемлекләр арасында шактый киң таралган күренеш. Ә инде Бөек баньян очрагында алар терәк функциясен дә үтиләр: алар булмаса шундый зур ябалдашны бер кәүсәдә тотып тору мөмкин булмас иде. Бөек баньянның 3000нән артык һава тамырлары бар, алар инде җиргә төшеп ныгыганнар. Тора-бара аларның тамырлар калыная, зурая һәм үзләре үк агач кәүсәләренә охшап кала. Монда килсәң ябалдашлары белән тоташкан агачлардан торган әкияти урманга эләккән кебек буласың.
Бөек баньян турында беренче искә алулар XIX гасырда ук очрый. Биологлар исәпләве буенча, аңа 200-250 яшь. XIX гасыр ахырында баньян давыллардан нык зыян күргән, нәтиҗәдә агач ике өлешкә аерылган. Ә 1925 елда Бөек баньянның төп кәүсәсенә яшен суга, ул бик нык имгәнә. Шуңа күрә бу агач бүген тулысынча ябалдаштан һәм һава тамырларыннан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев