Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа уку йорты: күнегү кыенмы?

Безнең хәбәрчеләребез арасында бу уку елында башка мәктәпкә, йә башка класска күчүчеләр, колледжка, техникумга, югары уку йортына керүчеләр дә бар.

Без аларга яңа коллективка ияләштегезме, ничек хис итәсез үзегезне, эллекедән аермасы бармы дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.


Әдилә Ибәтуллина, КФУның Чаллыдагы инженерлык-икътисад көллияте студенты.

Бу елны мин 9нчы сыйныфны тәмамлап, КФУга «Логистикада операцияләр эшчәнлеге» факультетына укырга кердем. Беренче атнаны авыррак иде: яна уку йорты, авылдан шәһәргә килү, бер пар ике дәрескә тигез... Әмма бераз вакыт үткәч, ияләшәсең икән. Әле укый башлаганга ике генә атна, шул вакыт эчендә ике коллективка уңышлы гына кереп киттем: «Фрагмент» һәм «НиНо»га. «Фрагмент» – бию коллективы, ә «НиНо» – вокаль-инструменталь ансамбль. Аллаһ боерса, бар да яхшы булыр дип өметләнәм.


Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе

Яңа коллевтивка барыр алдыннан бик нык уйландыра. Минем белән сөйләшүче табылырмы, минем кебек укучылар булырмы һәм башка шундый уйлар була инде.

Иң беренче эш итеп, тынычлыгыңны сакларга кирәк. Юк-бар сүзләргә исең китмәсен, теләсә нинди фикергә иярмә. Тәнәфестә уеннарга кушылып уйнарга була.

Класс җитәкчесе дә мәктәп коллективына, класс коллективына ияләштерү өчен ярдәм итә ала. Мисал өчен, ярышларга, йә конкурсларга катнашырга ярдәм итсә, гел хәлеңне сорап торса, тагын да җайлы була.

Коллективка ияләшү төрле кешедә төрлечә. Кайсыбер укучылар гел бәйләнүчән булалар. Андыйларның сүзен ишетмәскә, йә аның белән очрашмаска,  йә инде аның үзенә бәйләнергә дә була. Мәктәпкә үзеңнең укырга килгәнеңне онытмаска да кирәк.  Укытучылар яңа укучыны гел сыный, башкалар  белән чагыштыра. Аннан бит әле аларга ярышларга, конкурсларга йөри торган укучылар да бик кирәк. Менә шунда алар гел кыстый башлый инде. Әйдә шунда барыйк дип. Әгәр барсаң һәм җиңсәң син үзеңне күрсәтәсең. Бу бит инде ияләшү дип атала.

Яңа коллективка берничек тә ияләшә алмыйсың икән китеп барырга да була. Сайлап алу мөмкинлеге һәрчак бар бит.


Ильяс Сираев, Чаллы шәһәре, «Адымнар» гимназиясе.

Мин быел яңа мәктәпкә күчтем – «Адымнар» гимназиясенә. Яңа мәктәп бик ошый. Монда кызык, рәхәт. Киткән мәктәбемнән ул әлбәттә аерыла. Укырга авырырак. Дуслар да таптым инде. Сыйныфыбызда – 27 бала укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев