Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа төр динозавр табылган

Безнең Җиребез тагын нинди серләр яшерә икән?

Моннан бик күп еллар элек Нью-Мексикада (АКШ) табылган калдыкларны Тираннозавр Рэксның баш сөяге дип уйлаганнар. Ләкин күптән түгел бер галим сөякләрнең Рэксныкыннан аерылып торганын күреп ала. Һәм тикшеренү эшләре башлана. Нәтиҗәдә, бу сөякләрне әле моңарчы өйрәнелмәгән динозаврныкы дип билгелиләр. Ул да Тираннозаврлар гаиләсеннән. Аны Тираннозавр Макрейенсис дип атаганнар. Ул Рэкс кебек үк ике катлы автобус зурлыгында булган. 

Калдыклар күрсәткәнчә, динозавр Төньяк Америкада якынча 66 миллион ел элек яшәгән.
Безнең Җиребез тагын нинди серләр яшерә икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев