Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң якын дустың - телефонмы?

Норвегиядә бер малай урманда ялгызы гына калгач, бүреләргә очраган. Әмма югалып калмаган - телефонында хэви-металл музыкасын кушып, бүре һөҗүменнән котыла алган, ди.

Менә бит нинди файдасы да бар телефонның!Зыяны да җитәрлек инде. Бәдрәф ишеге белән чагыштырганда, телефонда бактерияләр 18 тапкырга күбрәк, ди белгечләр.

Хәзерге телефоннар бик функциональ булганлыктан, аларга бәйлелек көчле, бигрәк тә яшүсмерләр арасында. Номофобия (телефонсыз калудан курку) белән чирләмисеңме әле? Япониядә күп кенә яшүсмерләр телефоннарын душта да кулларыннан ычкындырмыйлар, ди әнә, шуңа күрә телефоннарны суүткәрми торган итеп ясый башлаганнар да инде. Уртача алганда, көненә 110 тапкыр күз сала икән кеше телефонына.

Ә шулай да мобиль телефоннан башка ничә көн тора аласың син? Әллә ничә сәгатьме? Синең рекорд ниндирәк?

 

Тонна-тонна мәгълүмат!

Минем телефонсыз торуларым күп иде шул. Белмим нәрсәдән ул, кулларымда тишек бар ахрысы. Төшә дә ватыла.  Телефонсыз иң озак вакытым, дигәндә... Ул атнадан бераз әзрәк булгандыр инде, телефоным ремонтта булды. Ләкин мин телефонсыз еш кына берничә көн торам. Я онытылып китә вируталь дустым турында, я эш күп, өлгермим. Ләкин мин телефонсыз торырга яратам. Башың, аңың, хәтта тәнең да ял итә, яңарып китә кебек.

Хәзерге дөньяда телефонсыз яшәргә авыр, синең башыңа һәркөн күп тонналап информация керә. Ләкин аннан ял итә белергә кирәк шул. Җәй шуңа шәп вакыт. Әгәр дә син көне буе смартфоныңда утырмасаң, һәркөн нәрсә беләндер шөгыльләнсәң, каникулларың да шулай тиз үтеп китмәс иде бәлки.

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре

 

Шимбә – телефон өчен

Мин уку вакытында телефонны кулыма атнага бер тапкыр гына алам. Ул –шимбә көн. Ә каникулларда көнгә – өч яки дүрт тапкыр. Кайберәүләр белән чагыштырганда, телефонга үземне бик ияләнгән, бәйле кеше дип әйтә алмыйм.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы.

 

Иң күбе – җиде сәгать

Мин телефонсыз, мөгаен, иң күбе җиде сәгать тора аламдыр. Бу минем рекорд. Ләкин быел мин телефоннан башка бер атна тордым, чөнки җәен эшләр дә күп, лагерьлар да бар иде. Әлбәттә, телефон безнең вакытыбызны күп ала, шуңа күрә көнебезне телефонсыз үткәрү өчен көндәлек ясарга тәкъдим итәм. Андый көндәлек миңа бик ярдәм итә, буш вакытым күбрәк кала һәм шул вакытымны гаиләм, дусларым белән үткәрергә тырышам.

Раил Харисов, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы

 

Кыргый пляжга барсаң гына...

Мин бер атна чамасы телефонсыз яши алдым. Узган ел гаиләм белән бер атнага чатырлар белән кыргый пляжга киттек. Телефонны зарядкага куярга урын юк иде, шуңа күрә мин ансыз яшәргә тиеш идем.

Бу бер дә кыен булмады, мин хәтта телефон турында бөтенләй оныттым. Гаиләбезнең берсенең дә телефоны юк иде. Туганнарыбыз безне югалттылар, ләкин без телефонсыз бик яхшы ял иттек.

Зәлинә Җамалиева, Чаллы шәһәре

 

Ял итәргә дә кирәк

Әлбәттә, жәй көне, яллар вакытында телефонсыз торган чакларым була. Ә уку вакытында интернетның гел кирәге чыга, элемтәдә торырга, мәгълүмат эзләргә кирәк. Хәзерге заманда, чыннан да, безне һәрьяклап гаджетлар уратып алган, тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп кергән. Яшьләр, урта яшьтәгеләргә, телисеңме-юкмы, аларны куллану мәжбүр. Шулай да башны ял ит иттереп тору бик мөһим, тик бу мөмкинлек төрле сәбәпләр аркасында һәрвакытта да булмый. Һәркемгә «ял итү» көннәре, сәгатьләре оештыру, уйларыбызны, көчебезне якыннарыбызга, яңа төрле шөгыльләргә багышлау, кыска гына вакытка булса да табигать кочагында башыбызны авыр уйлардан арындыру файдага булыр, минемчә.

Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы

 

Киреләнсәң, телефонсыз каласың

Телефонсыз җиде көн тора алам. Моны мин бер вакыйга булгач белдем. Кайбер вакытта кирелек дигән гадәтем бар минем һәм бер тапкыр әнинең әйткән сүзен кирегә эшләдем. Аннары эләкте инде, әлбәттә. Үземә дә яхшы сабак булды.Телефонсыз бер атна яши алганымны шул вакытта аңладым..

Таңсылу Сабирова, Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы.

 

Вакыт әрәмгә уза

Мин телефонсыз бер көн тордым. «Күпчелек вакытым телефонда утыруга китә» дигән уйдан минем кәефем төште, шуңа мин телефонсыз торырга уйладым. Ләкин гел «хат килмәгән микән» дип экранга карау минем гадәткә кергән икән инде. Ә «телефонсыз» үткән бер көндә мин күп эшләр белән шөгыльләндем, канәгатьмен. Алдагысында күбрәк торачакмын!

Зилия Шагалиева, Актаныш районы, Әҗмәт авылы

 

Телефон – реаль аралашуга конкурент

Мин телефонсыз иң күбе өч ай торганым бар. Бүгенге көндә телефонсыз тору – бик кыен икән. Минем уйлавымча, телефон – кешенең икенче баш мие, бөтен нәрсә шунда бит. Бер яктан, бу яхшы, уңайлы, ә икенче яктан ватсап, почта, телеграм һәм башка социаль челтәрләр кешеләр белән күрешеп сөйләшә торган мөнәсәбәткә зур конкурент булып тора, конкурент кына түгел, аралашуга киртә куялар.

Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы

 

Телефонга бәйлелекне азайту өчен лайфхаклар

– Телефонга вакыт трекеры яки махсус кушымта урнаштырырга була – ул синең социаль челтәрдәрдә күпме вакыт уздыруыңны искәртәчәк.

– Телефоныгызны авиарежимга куегыз яки бертуктамый килеп торучы хәбәрләрне сүндереп торыгыз.

– Кызыклы хоббилар табыгыз, дуслар белән күбрәк аралашыгыз – телефон турында уйларга вакыт калмасын.

– Максат куегыз, яңа күнекмәләр булдырырга тырышыгыз. 21 көн дәвамында берүк эшне эшләсәгез, ул күнекмәгә әйләнә, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев