Иң кызыклы роботлар
Робот-гуманоид
Робот-гуманоид
2000 елда ASIMO моделенә бик күп төрле өстәмәләр кертелә. Робот хәрәкәт итүче предметларны таный ала. Видеокамера ярдәмендә кеше артыннан күзәтә, якынлашучы кешене сәламли. Шулай ук робот төрле ишарәләрнең дә ни аңлатканын «белә». Кеше аңың белән күрешергә дип кул сузса, ASIMO аңа җавап итеп кул сузачак. Аны сәламләп кул изәсәләр, ул да шулай ук эшли. Кая барырга кирәклеген кул белән ишарәләп күрсәткәч, робот шул якка бара.
ASIMO әйләнә-тирә мохитне дә анализлый ала. Мәсәлән баскыч янында ул туктап кала, каршысына килгән объектларны, кешеләрне, аларга бәрелмәс өчен урап уза.
Роботка исеме белән эндәшсәләр, ул шунда ук игътибар белән тыңлый башлый.
Шунысы кызык, ASIMO кешеләрне йөзләреннән таный һәм аларга исемнәре белән эндәшә.
Үзе йөри торган машина
Стэнли (Stanley) – автоном рәвештә йөрүче машина. Бу компьютерлар ярдәмендә идарә ителүче Фольксваген Туарег. Әлеге машина 2005 елда узышларда катнашып, командасына җиңү китергән. Стэнли сенсорлар, радарлар, стереокамералар, объективлы камералар, GPS-компас һәм башка техника белән җиһазландырылган.
Стэнли якынлашучы объектларны бик тиз күрә, юл күренмәсә, шунда ук икенче юл эзли, аны анализлый һәм икенче юлдан хәрәкәтен дәвам итә.
Дүрт тәпиле ярдәмче
BigDog – бу дүрт тәпиле зур робот. Ул хәрбиләргә ярдәмче буларак уйлап табылган. Ул авыр йөкләрне ташый. Роботның озынлыгы – метр ярым, биеклеге – якынча бер метр, ә авырлыгы – 110 килограмм. Ул 150 килограммга кадәр авырлыктагы йөкләрне ташый ала. Тауга менгәндә дә аның тизлеге сәгатенә 6 километрдан кимеми. 50 датчик ярдәмендә робот тизлекне һәм тору урынын анализлый, барлык мәгълүматларны үзәк компьютерга җибәреп тора. Күптән түгел бу роботка куллар да ясап куйганнар. Ул алар ярдәмендә төрле предметларны күтәрә яки читкә алып ата.
Бал корты
Бу кечкенә робот – бал кортын хәтерләтә. Ясалма канатлар минутына 120 хәрәкәт ясый. Канатларын җәйгәндә роботның киңлеге нибары өч сантиметр. Ул бик җиңел күтәрелә һәм оча. Бу кечкенә роботлар нигә кирәк инде дисезме? Шундый бал кортларын бер күч итеп ясамакчы булалар. Алардагы сенсорлар ярдәмендә төгәл һава торышы турында белә алачаклар. Шулай ук бу роботлар төрле коткару эшләрендә, башка роботлар керә алмаслык җирләргә үтеп, ярдәм итә алыр дип көтелә.
Официант роботлар
Кытайдагы Куншар шәһәрендә бер ресторан тәмле ризыклары белән генә түгел, ә официант-роботлары белән дә дан тота. Шунсы кызык, биредәге кайбер ризыкларны да робот-пешекчеләр әзерли икән. Бу ресторан хуҗасы беренче роботны кызы өчен ясаткан булган. Ул аңа төрле эшләрдә ярдәм иткән. Роботның кешеләрне җәлеп иткәнен күргәч, хуҗа официант, пешекче роботларны да «эшкә» алган.
Футбол да уйныйлар, коймак та пешерәләр
Хәзерге көндә роботларның төрлелеге гаҗәпкә калдырырлык. Ниндиләре генә юк бит аларның. Кайсы берсе кызык өчен, уен өчен, башкалары төрле эшләрдә ярдәм итәр өчен кирәк. Робот-футболистлар турында ишеткәнегез бармы? Андыйлары да бар икән шул. Кем белә, бәлки киләчәктә, берәр футбол клубы өчен робот-уенчылар уйнар?!
Бала караучы роботлар да бар икән. Ул балага өй эшләрен эзерләргә ярдәм итә, әти-әнисе булмаганда янында була, аның күңелен ача, уеннар уйный.
Пешекче робот та бар. Ул төрле ингредиентлардан бик тәмле камыр ризыклары пешерә, аны матур итеп бизи һәм кулланучыларга тәкъдим итә.
Хәтта, Альберт Эйнштейн роботын да ясаганнар. Мода күрсәтүче робот та бар. Менә сиңа, мә?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев