Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Әгәр дә һавадан яңгыр урынына акча яуса...

Әзрәк хыялланып алыйк әле...

Әгәр дә шулай булса, бөтен әйбер кыйммәтрәк торыр иде. Кеше бик эшләмәс иде. Ничектер шулай) Илдар.


Әгәр дә шулай булса, җирдә акчадан башка берни дә уйламас иделәр. Ничек тә булса кешеләр талашып-сугышып бетәрләр иде. Кешеләр бер-берләрен күрмәсләр дә иде. Таңсылу.


Товарларны акчага сатмаслар иде. Нигә? Акчалар бит күктән коела. Шулай акча кадерен югалтыр иде. Мин шулай дип уйлыйм. Руслан.


Мондый хәл булса, яшелчәләр үсмәс иде. Уңыш булмас иде. Әйе, акча күп булса, сатып алып та була, ләкин бит үзең эшләп алганы тәмлерәк. Бүгенге көндә болай да кеше акча артыннан куа, янәшәдә генә булган иң кыйммәтле  күңел сыйфатларына игътибар итми, ә акча күктән коелса, кеше бөтенләй саранлыктан сукыраер иде. Гөлназ.


Минемчә, кешеләр бәхетнең нәрсәдә булганын онытырлар иде. Бәхетнең тәмен акчада гына күрерләр иде, ә бит яңгырның явуы үзе бер бәхет, ә быел исә бөтенләй зур бәхет! Раил.


Ә мин нишләптер киресенчә уйлыйм, күктән коелып торса, акчаның кадере бетеп, аңа игътибар юнәлтмәсләр иде дә. Товарларны, башка әйберләрне башка ысул белән алырга туры киләчәк. Әдилә.


Минемчә, мондый хәл булса, бөтен әйберләрне бушка алган кебек кенә булыр иде, әйбер аласың, тагын коела тора, яшәү җиңелрәк булачак, ләкин алай яшәү кызык булмас иде))) Зилия.


Хәерле көн, минем исемем Әмир, Мамадыш районы. Акча күктән ява башласа, яңгыр күп яуса гына акчаң була дигән сүз. Ә бөтенләй дә яумый торган Африкадан кешеләр миграцияләр, я бөтенләй акчасыз яшәр иде. Акча күктән яуса, акча урынына башка торле әйбер куллана башлаячаклар. Күктән яуган акча белән генә яшәсәк, безнең авылда җәйгә ике тапкыр яуды, димәк 2 тапкыр гына акча булды дигән сүз. Ә менә көзге яңгыр көн саен. Көн саен чыгып җыеп кына торырга була акчаны...


Акча күктән ява башласа, кеше эшләми башлый. Ә кеше эшләмәсә, өйләр дә төзелми, балалар да укымый hәм, иң мөhиме, дөнья яме югала. Азилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев