Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Әңгәмәдәшеңә уңай тәэсир итүнең 5 психологик алымы

Кешенең баш мие – искиткеч механизм. Дөнья никадәр генә алга китмәсен, ул әле һаман да өйрәнеп бетелмәгән орган. Кайвакыт синең бер җөмләң әңгәмәдәшеңә ун акыллы китаптан да ныграк тәэсир итәргә мөмкин бит! Шуңа күрә, психологларның иң киң таралган киңәшләре барыбыз өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйбыз.

Беренче йә соңгы

Кешеләр күп очракта вакыйганың башын йә азагын истә калдыра, ә уртада булган хатирәләр төгәл хәтердә калмый. Шуңа күрә әңгәмәгә беренче яисә соңгы кеше булып кушылырга тырышыгыз, шул очракта әңгәмәдәшегезнең хәтерендә төгәлрәк калырсыз.

Мәзәк беләсезме?

Сез кешеләр күңеленә хуш киләсезме икән? Моны белер өчен мәзәк сөйләп карагыз, диләр психологлар. Алар рәхәтләнеп көләләр икән, димәк мәзәкне генә түгел, сезне дә ошаталар. 

Кешегә исеме белән эндәшегез

Үзенең исемен ишетү һәркем өчен рәхәт. Кешегә исеме белән ешрак мөрәҗәгать итсәгез, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә әйбәт булачак.

Җырның соңгы юллары турында уйлагыз

Колак төбендә гел бер җыр яңгырыймы? Зейгарник эффектына ышансак, баш миебез башкарылып бетмәгән эшләрне күбрәк истә калдыра икән. Шуңа күрә җырны «оныту» өчен аның азагы турында уйларга кирәк.

 Миңа синең ярдәмең кирәк…

Сезгә ярдәм кирәк икән, үтенечегезне: «Миңа синең ярдәмең кирәк…» дигән сүзләр белән башлагыз. Бик сирәкләр генә мондый үтенечне кире кага.

Алсу Гыйльманова, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге гимназия, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев