Көмеш кыңгырау

Габдулла Тукайның һәркем белергә тиешле 20 әсәре

Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.

Балалар өчен 10 әсәр

Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның  күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың («Туган авыл», «Карлыгач»). Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди. Ә хәзер һәр татар баласы укырга тиешле 10 әсәрне санап китик.

1. «Шүрәле»

Балаларның гына түгел, олыларны да уйландырырга мәҗбүр итә торган әсәрләрнең берсе. Әле һаман да галимнәрне «Былтыр уңай героймы әллә юкмы?» дигән сораулар борчый.

2. «Су анасы»

Кеше әйберен урларга ярамый икәнен бик яхшы төшендерә торган икенче шигырь. Бала исеменнән сөйләү аны тагын да ныграк тоярга, аңларга ярдәм итә.

3. «Гали белән Кәҗә»

Бу юлларны, кәҗәнең нигә сакал селкетүен белмәгән кеше юктыр.

4. «Кәҗә белән Сарык хикәясе»

Юмор белән җәмгыятьтә барган проблемаларны бергә үреп биргән Тукай чын-чынлап зирәк каһарманнарына гашыйк итә.

5. «Бала белән күбәләк»

Я, әйт әле күбәләк…

6. «Сабыйга»

Әлеге шигырь әйтерсең лә «Шүрәле», «Су анасы»н укыган сабыйларга багышлап язылган. Тукай курыкмаска һәм бу нәрсәләрне бары тик шагыйрь уйдырмасы, ялган буларак кына кабул итәргә чакыра.

7. «Кызыклы шәкерт»

Яшьтән үк эшкә өйрәнергә кирәк икәнлеген шагыйрь шук Акбай образында күрсәтә.

8. «Эш беткәч уйнарга ярый»

9. «Бишек җыруы»

10. «Кышкы кич»

ӨСТӘП: Болардан кала әле тагын бик күп шигырьләр бар. Шулардан «Таян Аллага», «Туган авыл», «Шаян песи», «Эшкә өндәү», «Карлыгач». Аларны аерып куеп та булмый, чөнки һәрбере бер-берсен тулыландырып килә. Бер шигырь икенчесеннән башка яши алмас кебек.

Өлкәннәр өчен 10 әсәр

Тукай сатирик та, усал тәнкыйтче дә булып күз алдына килеп баса. Юмор ачы сатирага әйләнеп, җәмгыятьтә барган гаделсезлекне гаепли, аңа каршы чыга.  Габдулла Тукайның халык язмышы белән янып яшәвен нәкъ менә шул шигырьләр күрсәтә дә инде. «Һәрбер кеше белергә тиеш әсәрләр» дигәндә без шуларны күз алдында тотабыз.

1. «Пар ат»

2. «Милли моңнар»

3. «Китмибез»

4. «Ана догасы»

5. «Көзге җилләр»

6. «Театр»

7. «Кыйтга»

8. «Өзелгән өмид»

9. «Теләнче»

10. «Бер татар шагыйренең сүзләре»

Бик күп, чиксез күп әлеге шигырьләр. Ун гына әсәрне түгел, йөзне, меңне белергә, яттан сөйләргә тиеш без. «Без Тукай артыннан барабыз!» дип Разил Вәлиев юкка гына әйтмәгән бит. Чыннан да шулай ул, татар халкына йолдыз булып янучы, туры юл күрсәтүче әдибебез ул безнең. Китабының кайсы битен ачсаң да, син анда үзеңә кирәкле киңәш таба аласың. Бөтен борчу, кайгылар эреп юкка чыга. Проза әсәренә килгәндә, әлбәттә, «Исемдә калганнар»ны әйтми калу мөмкин түгел. Шулай итеп, без Тукайның һәрбер кеше белергә тиешле ун әсәрен билгеләдек. Ләкин алар арасына керми калган бер шигырь бар. Ул бөек, ул халыкныкы. Менә шунда йөрәк түрендә яши, күңелләрне бушатканда җырлана. Я, кем әйтә, нинди шигырь икән ул?

Алинә Галиева әзерләде.

Материалны әзерләүдә Габдулла Тукай сайты кулланылды.

Чыганак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: