Динозаврлар каен җиләген ашаганнармы?
Каен җиләге борынгы вакытларда да үскән икән.
Каен җиләге борынгы вакытларда да үскән. Археологлар ташка әйләнгән калдыклар тапканнар. Анда каен җиләге булганы ачыкланган. Бу калдыкларга 60 миллион ел дип исәпләнә.
Димәк, каен җиләге динозаврлар яшәгән чорларда ук үскән. Кызык, динозаврлар каен җиләген ашаганнар микән?
Каен җиләген XV гасырда бакчада үстерә башлыйлар. Хәзерге бакча җиләге каен җиләгеннән бик нык аерыла.
Гаҗәп, җиләк бер урында 5 елдан да озаграк үсми. Ул мыеклары ярдәмендә яңа урынга күчәргә сәләтле.
Саратов шәһәрендә Җиләк музее бар икән. Биредә 600дән күбрәк экспонат исәпләнә. Алар барысы да җиләк темасына ясалган кул эшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев