Көмеш кыңгырау

Диктор булу җиңелме?

Тор­мыш­ка юл­ла­ма сәхифәсендә диктор һөнәре турында сөйләшәбез.

Та­вы­шы­гыз ма­тур­мы?

Дик­тор бу­лу хы­я­лы бе­лән яну­чы­лар без­нең ара­да җи­тәр­лек­тер. Дик­тор сү­зе ма­тур яң­гы­рый, шу­лай бит? Ә кем ул, нин­ди һө­нәр ия­се – күп­ләр мо­ны аң­лап та бе­тер­мәс­кә мөм­кин. Бел­мә­сә­гез, бе­ле­гез – без ярат­кан мульт­фильм ге­рой­ла­ры да дик­тор та­вы­шы бе­лән сөй­лә­шә. Те­ле­ви­де­ни­е­дә, ра­ди­о­лар­да хә­бәр уку­чы­лар да, әл­бәт­тә, дик­тор­лар.

Соң­гы ва­кыт­та дик­тор хез­мә­тен­дә яңа бер тар­мак бар­лык­ка кил­де. Бу ау­ди­оп­ро­дук­ци­я­нең (тас­ма­га яз­ды­рыл­ган мульт­фильм­нар­ның) по­пу­лярь­лә­шүе бе­лән бәй­ле икән. Бү­ген ин­тер­нет­та ау­ди­о­ки­тап­лар, тре­нинг, мах­сус курс­лар да (әй­тик, тел өй­рә­нү өчен) җи­тәр­лек. Алар­ны әзер­ләү өчен, чын­нан да, дик­тор­лар ки­рәк. Уңай ягы шун­да – бу оч­рак­та дик­тор өй­дән чык­мый­ча да эш­ли ала. Та­выш языл­ган файл­лар­ны исә ин­тер­нет аша җи­бә­рер­гә мөм­кин.

Плүс­лә­ре:

  • Һәр­ва­кыт кы­зык­лы ин­фор­ма­ция бе­лән эш­ләү.
  • Өй­дә эш­ләү мөм­кин­ле­ге.
  • Бү­ген­ге көн­дә их­ты­яҗ (ди­мәк, ак­ча­сы да) бу­лу.
  • Та­ны­лу мөм­кин­ле­ге.

Ми­нус­ла­ры:

  • Гел уты­рып эш­ләү.
  • Нор­ма­лы бул­ма­ган эш кө­не.
  • За­каз­лар­ның да­и­ми бул­ма­вы.

Бе­лер­гә ки­рәк:

Дик­тор өчен иң мө­һи­ме – та­выш бе­лән ида­рә итә, дө­рес ин­то­на­ция сай­лый бе­лү. Бе­рен­че чи­рат­та, та­выш ку­ел­ган бу­лыр­га ти­еш. Ягъ­ни дө­рес дик­ция бе­лән ак­цент­сыз, гра­мо­та­лы сөй­ләм ки­рәк. Йө­ге­рек уку һәм ак­тер­лык ос­та­лы­гы да әһә­ми­ят­кә ия. Дик­тор­ның юга­лып кал­ма­вы да. Өс­тә­ве­нә әле аның та­выш яз­ды­ру ап­па­ра­ту­ра­сы бе­лән эш­ли бе­лүе дә та­ләп ите­лә.

Дик­тор­ның та­вы­шы та­ны­ла икән, ул зур гы­на го­но­рар­лар эш­ләр­гә мөм­кин.

Кай­да укыр­га?

Дик­тор бу­лу өчен кай­да укыр­га соң? Мон­дый уку йорт­ла­ры бер­ни­чә. Жур­на­лис­ти­ка һәм фи­ло­ло­гия фа­куль­тет­ла­рын­да, ак­тер­лык ос­та­лы­гы­на өй­рә­тү­че уку йорт­ла­рын­да. Бо­лар­га өс­тә­мә, ора­тор­лык ос­та­лы­гы­на өй­рә­тү­че курс­лар­да да укыр­га бу­ла.

Эш эз­ли­без

Дик­тор, әйт­кә­не­без­чә, өй­дән то­рып та эш­ли ала.  Про­ект­лар­ны ин­тер­нет аша та­бар­га мөм­кин. Дик­тор бу­лып эш­кә ур­на­шыр­га те­ләү­че­ләр исә ва­кан­ци­я­ләр­не те­ле­ви­де­ние, ра­ди­ос­тан­ци­я­ләр­дән, те­атр, кон­церт зал­ла­рын­нан, вок­зал, аэ­ро­порт, мет­ро­лар­дан, про­дакшн сту­ди­я­ләр­дән, ау­ди­оп­ро­дук­ция җи­теш­те­рү­че ком­па­ни­я­ләр­дән эз­ли ала­лар.

Ре­зе­да Ша­ки­ро­ва, «Кү­ңел» ра­ди­о­сы­ның хә­бәр­ләр бү­ле­ге мө­хәр­ри­ре, жур­на­лист һәм дик­тор:

Без ра­дио аша ха­лык­ка хә­бәр җит­ке­рә­без. Бу, әл­бәт­тә, га­зе­та­да, ин­тер­нет­та хә­бәр язу бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да бик нык ае­ры­ла, чөн­ки ра­ди­о­да та­выш бе­лән эш­ләр­гә ту­ры ки­лә. Си­нең төр­те­леп ка­лу­ың, ха­та­лы сүз әй­тү­ең ра­ди­о­тың­лау­чы­ның игъ­ти­ба­рын та­ра­тыр­га мөм­кин. Ин­то­на­ци­я­не дө­рес сай­лау да мө­һим. Эш­лек­ле хә­бәр эш­лек­ле тон­да укы­ла, сө­е­неч­ле­се, бил­ге­ле ин­де, кү­тә­рен­ке­рәк рух­та.

Хә­бәр­ләр­не дә үзе­без әзер­ли­без. Алар ке­ше өчен кы­зык­лы да, фай­да­лы да бу­лыр­га ти­еш, дип уй­лый­быз. Уңай хә­бәр­не сөй­ләү, бил­ге­ле, рә­хәт­рәк!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: