Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чыктым аркылы күпер

«Чыктым аркылы күпер». Бу гыйбарә белән күпләр таныш. Ә кайдан, кайчан килеп чыгуын беләсезме?

 

Габдулла Тукай «Русчадан дөрес тәрҗемәләр» исемле памфлетында (1911 елның 15 августында «Ялт - Йолт» журналында басыла), сүзгә-сүз тәрҗемә үрнәкләре биреп, үз чорындагы матбугатта еш очрый торган формаль тәрҗемәләрдән көлгән: Русчадан: Я перешел через мост. Тәрҗемә: мин чыктым аркылы күпер».

Бу өзек-фраза, канатлы сүзгә әйләнеп, грамотасыз сөйләм, тәрҗемә үрнәге буларак кулланыла.

Миңнулла, ару-талуны белмичә, авыр солдат йөген тартты да тартты. Урыны туры килсә, шаян сүзләр кыстыргалады, шаян такмаклар җырларга да ярата торган иде ул. Русча «чыктым аркылы күпер» дип кенә сөйләште, родларны бар дип тә белмәде. (Әпсәләмов. Унсигез яшь. )

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев