Көмеш кыңгырау

Чаллы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тукайның «Шүрәле»сен рэп итеп укый

Айдар Гыйльманов рэп һәм хип-хоп стилендәге җырлар башкара.

Яшь башкаручы Айдар Гыйльманов KMBLGN Тукайның «Шүрәле»сенә рэп укый. Шигырьдән өзекне рэпер инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Тиздән Чаллыда „Мин татарча сөйләшәм“ фестивале узачак. Шунда чыгыш ясарга әзерләнәм. Шигыре — бөек Тукай абыебызныкы, көе — ютубтан алынган инструментал», — диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Айдар Гыйльмуллин рэп, хип-хоп стильләрендәге җырлар башкара. Аның татар рэпере К-RU белән уртак җыры да бар. Айдар тумышы белән Алабугадан. Бүгенге көндә Яр Чаллыда яши, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: