Көмеш кыңгырау

Татарстан егете "Җиңү диктанты" җиңүчесе булган

Булат Заһретдинов Бөек Ватан сугышы турында 20 биремне 5 минутта чишкән.

Чаллының 2нче гимназиясендә укыган Булат Заһретдинов -  "Җиңү диктанты" акциясенең федераль җиңүчеләре арасында бердәнбер Татарстан егете. 

Булат биремнәрне барлык катнашучыларга караганда да тизрәк чишә алган. Диктанка 45 минут вакыт бирелсә дә, ул моны 5 минут эчендә башкарып чыккан.

Булат Заһретдинов бу проект турында тарих укытучысы аркылы белгән. Иң авыр сорау - Польшаның борынгы башкаласы турында иде, ди ул.

 

«Безгә текст бирделәр, анда язылганнарга карап совет гаскәрләренең кайсы шәһәрне коткарганын белергә кирәк иде. Җавабы - Краков шәһәре.

Мәдәният өлкәсеннән дә сораулар бар иде. Мәсәлән, „Живые и мертвые“ романын кем язган? Минемчә, моның Константин Симонов икәнен бик күп кеше белми.

Һәм алда әйтелгән сораудагы Польшаның борынгы башкаласын күп кеше Варшава дип уйлады. Ә мин аның Краков икәнен белә идем», — диде җиңүче егет «Вверх» партия порталына белән әңгәмәсендә.

 

Булат Заһретдиновны 22нче июньдә Мәскәүгә Җиңү Музеена бүләкләү тантанасына чакырганнар. 

  • "Җиңү диктанты" дип аталган тарихи диктант - "Бердәм Россия" проект кысаларында үтүче акция.
  • Ул 7нче май көнне үтте. Анда Россиядән һәм дөньяның 23 иленнән катнашучылар булды.
  • Татарстанда Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар иде.
  • "Җиңү диктанты" Бөек Ватан сугышы һәм Җиңүнең 74 еллыгына багышланды.

 

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/06/19/654483/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: