Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чаңгы, чана, тимераяклар...

Кыш көне барыбыз да чана, чаңгы, тимераякта шуарга яисә хоккей уйнарга яратабыз... Бер карасаң, нинди куркыныч көтә алсын инде сине? Тик нәрсә генә дисәң дә, кыш көне сакланып йөрергә кирәк. Үзең сакланмасаң, әти-әниең генә саклап кала алмас.

Чаңгы, чана һәм башкалар

Кышын җәрәхәт алу, кул-аяклар сыну тагын да арта төшә. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынган балада имгәнү куркынычы бермә-бер арта. Шуңа да шуганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
-​ Чаналарның төзеклеген тикшерергә.

-​ Чаңгыларның ныгытмаларын карап, шуучының аягына яхшы беркеләме икәнлеген карарга.

-​ Тимераякларның аяк үлчәменә туры китереп алырга.

-​ Чана, чаңгы шуа торган тау юлдан читтә булсын, анда чыгып торган агач төпләре, таяклар булмасын.

-​ Таудан төшкәндә, һәрчак уяу булырга, күзне йомып шумаска!

-​ Тимераякта шугалакта яки махсус җиһазландырылган урыннарда шуарга!

-​ Чаналардан поезд ясап уйнамавың хәерлерәк. Бер чана ауса, аннан соң барган чана аңа килеп бәрелә ала.

-​ Чаңгы, тимераякта шуу, асты тайгак булган аяк киеме дә сыну-имгәнүләргә илтә. Шуңа кулың яки аягың имгәнгән кебек тоелса, кичекмәстән, табибка барып күрен.

 

Бер дә зыян китерми торган уен – ул кар атыш, дип уйласаң, син ялгышасың. Ул күз җәрәхәтләренә китерә ала. Шуңа да, карны атам, дигәндә, аны кешенең йөзенә атма һәм боз белән капланган карны кулланма. Кыш көне урамдагы тимер әйберләрне ялап карау теләге дә тумый калмый, әлбәттә. Тик ябышып каласыңны һәм телеңне тимердән алып булмаячагын алдан ук уйла! Өшү – олылар даими рәвештә кабатлап килгән әйбер, чыннан да, куркыныч. Чөнки шактый түбән температурада гына түгел, ә дымлы һава торышы, юеш кием, аякны кыса торган аяк киеме аркасында да өшергә мөмкинлеген белә идеңме син? Еш кына кул, аяклар, бармаклар, борын һәм колаклар өши. Өшегәнне бөтенләй тоймаска да мөмкин. Тәннең кып-кызыл яки ак таплар белән капланганы өшүнең беренче билгесе. Шуңа да урамда вакытта, һәрвакыт аяк-кулдагы бармакларыңны селкет, битеңнең сизгерлеген тикшереп тор.
 

Тайгак юлда нишләргә?

Менә монысы – иң куркынычы. Бер адым да егылып төшү өчен җитә кала. Бозлавык – салкын вакытта куркыныч тудырган төп әйбер. Барганда таеп егылмас өчен:
-​ асты резинадан яки термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киемен сайла;

-​ ашыгып барма, кискен хәрәкәтләр ясама, аяк астыңа карап йөр;

-​ аякларың тез яныннан бераз бөгелгән, тәнең алгарак иелгән булсын;

-​ кулларыңны кесәгә тыгып барма. Егылганда, аларны кесәдән тиз генә алып, нәрсәгәдер тотынып калып булмый;

-​ бозлавык вакытында баскычларны читләтеп үтәргә тырыш. Әгәр булып чыкмый икән, баскыч буйлап гадәттәгечә түгел, ә ян-яннан атлап төш. Болай булганда, җәрәхәт алу мөмкинлеге кими төшә.


Кышың ничек үтәчәге бары тик синнән тора. Чана, чаңгы, тимераяклар сиңа бәхет китерәчәкме, әллә куркыныч тудырачакмы икәнлеген, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп яки үтәмичә, син үзең хәл итәсең.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев