Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Боз скульптуралары ясау - борынгы сәнгать

Күп кенә илләрдә яңа елны бәйрәм итүнең иң популяр ысулы — боз һәм кардан ясалган скульптуралар икән.

Ниһаять, кышка да аяк бастык бит, дуслар! Күз ачып йомган арада, сихри мизгелләргә, кар-бураннарга, ялларга һәм бик күп бүләкләргә бай ел фасылы безне кабат үзенә дәшә. Яңа ел каникуллары алдыннан чын бәйрәм кәефе бүләк итәрдәй әйберләр бик күп инде ул. Кая гына барсаң да, каршыда яңа ел бизәкләре, гирлянда, төрледән-төрле сыннар очрый. Күп кенә илләрдә яңа елны бәйрәм итүнең иң популяр ысулы — боз һәм кардан ясалган скульптуралар икән. Безнең илдә генә түгел, хәтта кар яумый торган якларда да мәйданнарда һәм шәһәр урамнарында төрле хайван образлары, мультипликацион геройлар фигуралары, зур һәм биек сарайлар барлыкка килә.

Әкияти мизгелгә чумып 

Беренче боз скульптуралары моннан өч йөз еллар элек Кытайда барлыкка килгән. Харбин балыкчылары, балык тотарга барганда, үзләре белән боздан уелган фонарьлар алып йөри торган булган. Бүгенге көндә исә кар һәм боздан ясалган сыннарны бөтен дөнья буенча күрергә мөмкин. Мондый инсталляцияләрне Франция, Голландия һәм Швециядә күрергә мөмкин. Хәтта Италия дә артта калмаска тырыша. Гәрчә анда кар могҗиза кебек кенә күренсә дә, яңа ел вакытында төрледән-төрле сыннар барлыкка килә. Сыннар ясау темасы шулкадәр популярлаша ки, хәтта дөнья буенча фестиваль оеша. Анда төрле илләрдән танылган сын ясаучылар үзара көч сынашалар. Традиция буенча, Россия иң зур боз сыннары феставлендә мактаулы урыннарны били. 

«Романтик хисләр»

Иң зур кар скульптурасы 2007 елда Харбин халыкара боз һәм кар фестивале мәйданчыгында ясалган һәм «романтик хисләр» дип аталган. Сынның сюжеты да үзенчәлекле: биредә католик соборын, боздан ясалган кыз һәм рус чиркәве рәсемен күрергә була. Әлеге гүзәллекнең биеклеге 35 метр, ә озынлыгы 200 метрны тәшкил иткән. Аны ясау өстендә дөньяның 40 иленнән 600 скульптор эшләгән. Шулай ук, бу сын өчен 3 398 кубометр кар кулланылганы билгеле.

Боз лабиринты

Бу лабиринтта адашуга беркем дә каршы түгелдер, мөгаен. Чөнки әлеге корылма боздан төзелгән, һәм анда бик күп ут яктырткычлар урнаштырылган. Аларның төрле төстә булуы тагын да күбрәк әкияти мизгелләр тудыра. Монда кабат-кабат йөрисе һәм хәтта адашасы килә. 

Түфли урынына кроссовки

Кар һәм боздан төрле скульптуралар ясау өчен бик күп көч, вакыт һәм корал таләп ителә. Ләкин, аңа да карамастан, һәркемне гаҗәпләндерә алырлык затлы сыннар барлыкка килә. Шуларның берсе — боздан ясалган спорт аяк киеме. Бу кроссовканы Көлсылу әкиятендәге кызның бәллүр түфлиләрен дә алыштыра дип исәпләгәннәр хәтта.

Бергәләп ясыйбыз 

Сын ясауның нәрсәсе бар инде, карны әвәлисең дә куясың, диючеләр дә булыр. Алай гына түгел шул. Һәр эшнең үз тәртибе, кагыйдәләре булган кебек, монда да берничә фикергә колак салырга кирәк. Скульптуралар ясау буенча мастер-класс сиңа ярдәмгә киләчәк. Моны теләсә нинди сын ясаган очракта нигез итеп кулланып булачак. 

Димәк, иң беренчеләрдән булып безгә бик күп күләмдә кар кирәк булачак! Булачак сыннар өчен чүп-чарсыз, чиста кар җыярга тырышыгыз. Чөнки ак фигурадагы теләсә нинди караңгы тап та ямьсез күренәчәк, ә пычрак кар тагын да тизрәк эри һәм хезмәтне юкка чыгарырга мөмкин. 

Карны бер өем итеп җыябыз һәм тау ясыйбыз. Тау ныклы торсын өчен, аны тышкы яктан кәгазь картон яисә агачтан ясалган тартма белән әйләндереп алабыз. Карны тыгыз итеп, көрәкләр белән баса-баса тутыру мөһим. Чөнки булачак фигура эчендә бушлык калырга тиеш түгел. Яхшылап тутырганнан соң, пенопласт кебек тыгыз кар өеме барлыкка киләчәк. Мондый карны теләсә нинди әйбер белән кисәргә мөмкин. 

Шулай ук фигураның нигезен берничә көн катыру да бик мөһим. Бу вакыт эчендә кар бөртекләре бер-берсенә тыгызлаша һәм таркалмый. Якынча ике тәүлек вакыттан соң, тышкы картонны алып, сын ясарга керешәбез. Ә бу вакыт эчендә син инде нәрсә ясаячагыңны уйлап куярга тиеш буласың. 

Сынның булачак вариантын яхшы күзаллар өчен, шундый ук фигураның эскизын ясарга була һәм аны кабатлау җиңелрәк тә. 

Эшләү процессында ялгышлыклар килеп чыкса да, моннан куркырга кирәк түгел. Чөнки артык карны кисеп алырга, хәтта җитеп бетмәгән очракта, өстәп куярга да була. Әйтик, кардан камыр ясап. Моның өчен җылымса суга кар салып, камыр кебек әвәлибез дә кирәк урынга ябыштырып куябыз. Чөнки сездә скульптура кисәге өзелсә, аны кар камыры белән төзәтеп була. Мондый кар камыры белән ватылган детальләрне төзәтергә һәм скульптураны ныклык өчен тулысынча майларга мөмкин. Нәтиҗәдә боз кабыгы барлыкка киләчәк. 

Булды, хәзер инде җаның теләгән сынны ясарга мөмкин. Иң мөһиме, җылы итеп киенергә, бияләй яисә перчатка белән эш итәргә онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев