Көмеш кыңгырау

Борчуың булса – шалтырат!

Кеше тормышында төрле чаклар була. Шатлыклы мәлләр дә, авыр вакытлар да.

Без, малайлар-кызлар, шатлыкларга әти-әниләрдән ныграк та сөенәбез, күңелсезлекләрне алардан күпкә авыррак кичерәбез бугай. Дөньяда берәү дә сине аңламаган кебек тоела бит ул! Әти-әниләр синең борчуыңа вак-төяк кенә итеп карар сыман. Дусларга әйтсәң, көләрләр дип шикләнәсең. Бердәм ышаныч телефоны нәкъ менә шундый чакларда ярдәмгә килә икән. 8-800-2000-122 − балалар, яшүсмерләр һәм әти-әниләргә психологик ярдәм күрсәтә торган рәсәйкүләм бердәм ышаныч телефонының номеры бу.

Хәл ителмәс проблема булмый

Әлеге хезмәт 2010 елның 1 сентябреннән эшли. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җыярга һәм үз проблемаңны сөйләп бирергә мөмкин. Исем-фамилияңне, яшәгән авыл-шәһәреңне, укыган мәктәбеңне әйтү дә кирәкми. Һәм күпме генә сөйләшсәң дә, шалтырату бушлай. Кесә телефоныннан да, өй телефоныннан шалтыратырга була. Сөйләшүләр язып барылмый, шәхесең ачыкланмый. Сиңа махсус белемле психолог-консультантлар җавап бирәчәк. Алар сине тынычландыру, хәвефле адымнардан саклап калу өчен барысын да эшләячәк. Онытма: хәл итеп булмый торган проблемалар юк. Аларны чишү юлларын сайлый белү генә кирәк. Психологлар безгә мәсъәләне хәл итү юлларын күрсәтә һәм килеп чыккан күңелсезлекне җиңеп чыгарга өйрәтәчәк тә инде.

Саннар теленә күчерсәк...

Татарстанда ышаныч телефонына 2018 елда  3863 шалтырату теркәлгән булса, 2019 елда инде 12 меңнән артык кеше элемтәгә чыккан. Шулардан 10 меңнән артыгы – балалар икән.

Ышаныч телефонына нинди проблемалар белән шалтыраталар соң?   Иң күбе – әти-әни белән ике арадагы низаглар (341 очрак), кызлар белән малайлар арасындагы мөнәсәбәтләр, җавапсыз мәхәббәт тарихлары (297), үзеңне (тышкы кыяфәтеңне) кабул итә алмау, кимсенү (238), яшьтәшләр белән каршылыклар (230), сәламәтлек белән бәйле борчулар (139),  уку буенча проблемалар, имтиханнар (115)...

Ышаныч телефонына шушы ук проблемалар белән безнең өчен борчылып яшәүче әти-әниләр дә шалтырата ала. Быел өлкәннәрдән килгән шалтыратулар саны 80 процентка арткан.

Каян белергә?

Ышаныч телефоны хакында безгә – балаларга кем җиткерергә тиеш соң? Беренче чиратта, әлбәттә, мәктәпләр. Тик гомуми белем бирү йортларында бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмый кебек. Кайбер мәктәпләрдә ышаныч телефоны номерын көндәлеккә үк яздырып куялар, икенчеләрендә укытучылар да, укучылар да әлеге хезмәт турында белми, диярлек.

Психолог сүзе:

Люция Закирҗанова, психологик фәннәр кандидаты, клиник психолог

«Ышаныч телефоны» номерын  һәрбер мәктәптә күренерлек урынга язып эләргә кирәк. Яшүсмер мондый хезмәтнең булуын, аның бушлай һәм аноним икәнен белеп торырга тиеш. Ягъни үзен тыңлардай, ярдәм итәрдәй кешеләр барлыгын...

Кызганычка каршы, кайберәүләр «Ышаныч телефоны» турында белеп тә, шалтыратмаска мөмкиннәр. «Миңа беркем дә ярдәм итә алмый, бу хәлдән чыгу юлы юк» дип уйлаучылар да, сөйләшүне башлап җибәрергә кыенсынучылар да бар. Кайбер гаиләләрдә «борчуыңны кешегә сөйләргә ярамый» дигән караш та яши бит әле. Тик нәкъ менә шундый очракларда безнең ярдәм аеруча кирәк тә. 

Иң мөһиме – бер-беребезнең борчуларына, уй-хисләренә игътибарлырак булсак иде, малайлар-кызлар! Менә шул чагында ышаныч телефоны кирәк тә  булмас иде безгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: