Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Би­зә­нә­сез­ме, юк­мы?

Бу темага без актив хәбәрчеләребезнең карашын белдек:

Ват­сап­тан ск­рин­шот

Нә­фи­сә: Ә сез мәк­тәп­тә укый тор­ган уку­чы ма­ни­кюр, кер­фек яса­тып йө­рү­гә ни­чек ка­рый­сыз? Бәл­ки үзе­гез дә яса­та­сыз­дыр әле?

Нәр­ки­зә: Нор­маль­но ка­рыйм, бер-ике тап­кыр ма­ни­кюр ясат­тым үзе­мә.

Әди­лә: Үзем дә гел яса­тып йө­рим ма­ни­кюр.

Нә­фи­сә: Ми­нем үзе­мә дә яса­тып ка­рый­сым ки­лә, мә­сә­лән, 1 сен­тябрь­гә. Мин үзем бик ак, шу­ңа кер­фек тә яса­та­сым ки­лә. Бер-ике тап­кыр ла­ми­ни­ро­ва­ние гы­на ясат­ка­ным бар.

Нәр­ки­зә: Мин бер ике-көн­нән  чэч бу­я­там.

Нә­фи­сә: Нин­ди­гә?

Нәр­ки­зә: Каш­та­но­вый төс­кә.

Нә­фи­сә: Ә-ә...Ми­нем бу­я­та­сым да ки­лә... Үзем­нең чәч тө­сен дә бо­за­сы кил­ми. Ме­ли­ро­ва­ние яса­тыр идем ме­нә...

Әмир: Мин мәк­тәп­кә би­зә­неп кил­гән кыз­лар­га ия­лә­неп бет­тем, хә­зер би­зән­ми­чә кил­гән кыз­лар, ки­ре­сен­чә, би­зән­гән ке­бек то­е­ла.

Фи­рү­зә: Кы­зык икән...

Нә­фи­сә: Без­нең мәк­тәп­тә бик аз уку­чы би­зә­неп ба­ра. Шу­ңа күб­рәк йок­лый­лар. Мин дә кай­бер көн­не би­зә­нәм, кай­бер көн­не юк. По­не­дель­ник көн­гә «кер­фек­кә» языл­дым.

Әмир: Би­зән­мә­гән кыз­лар­ның йө­зен­дә һәр­ва­кыт нин­ди­дер мө­ла­ем­лык бар, ме­нә би­зән­гәч, алар бер-бер­се­нә бик нык ох­шаш бу­ла баш­лый­лар, мө­ла­ем­лык­ла­ры да ка­я­дыр юк­ка чы­га ке­бек то­е­ла ми­ңа. Дө­рес, би­зә­неп йө­рү һәр кыз­ның үз те­лә­ген­дә, рөх­сәт тә ите­лә бу­гай әле.

Нә­фи­сә: Кем­гә ни­чек ошый ин­де.

Аза­лия: Кы­зык фи­кер... Чын­нан да, би­зә­нү бе­лән без бер-бе­ре­без­гә ох­шап ка­ла­быз. Ма­тур­лык стан­дарт­ла­ры­на ярак­ла­шыр­га те­ләп: стан­дарт тон, стан­дарт сы­ман күз­ләр бар­лык­ка ки­лә. Чын­лык­та исә без – уни­каль һәм һич ка­бат­лан­мас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев