Көмеш кыңгырау

Бигрәк тәмле бәрәңге...

Бәрәңге

Бу үсемлекне Көньяк Америкка индеецлары моннан дүрт мең ел элек үк белгәннәр. 1565 елда аны Испаниягә алып киләләр. Соңрак инглиз моряклары бәрәңгене Бөек Британиягә алып кайталар. 1740 ел тирәсендә Германиядә, Италиядә, Бельгиядә, Франциядә күренә башлый. Күп кенә илләрдә аны ризык итеп кабул итмәгәннәр. Хатын-кызлар бу үсемлекнең чәчәләрен кызлар матурлык өчен чәчләренә кадаганнар. Кайбер илләрдә «шайтан алмасы» дип атаганнар. Аны үстерү гөнаһ саналган илләр дә булган.

Француз аптекаре Антуан Огюст  Пармантье бәрәңгенең туклыклы ризык булуын исбат итә. Аның алмаларын үстерүгә күп көч куя. Һәм бәрәңгенең ботагында үскән җимешләрен цинга чирен дәвалауда уңышлы файдалана. 1785 елның августында Людовик XVIгә  бәрәңге чәчәге бәйләме белән бер кәрҗин өлгергән уңышны бүләк итәләр. Бәрәңгене шул ук көнне пешереп король өстәленә куялар. Шул көннән бәрәңгегә караш үзгәрә.

Ә Россиядә бәрәңге үстерә башлау Петр I исеме белән бәйле. Ул Голландиядә чагында Россиягә бер капчык бәрәңге җибәрә. Әмма ул заманда бәрәңге киң таралмый. 1765 елда Екатерина II чит илдән бәрәңге сатып алу һәм Россиядә тарату турында указ чыгара. Алай да әле Россиядә бәрәңге тиз генә таралмый, халык аның ботагында үскән җимешен ашап күпләп агулана. Шуңа да карамастан граф Павел Киселев тәкъдиме буенча 1840-1842 елларда бәрәңге утырту өчен мәйданнар арттырыла, губернаторлар үз җирләрендә бәрәңге утырткан мәйданнар турында отчет биргәннәр. Бөтен ил буенча, бәрәңгене дөрес утырту һәм файдалану турында язылган утыз мең данә листовка таратылган.

Хәзер бәрәңге барлык илләрдә дә киң кулланыла. Аннан 300 дән артык төрле ризык әзерләргә мөмкин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: