Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Беренче хезмәт хакы...

Журналистларның хезмәт хакы аз дигән фикерне еш ишетәбез. Чыннан да, алар хезмәтләренең бәяләнүеннән канәгать микән? Беренче хезмәт хаклары ничә сум булган һәм аны нәрсәгә тотканнар? 

Журналист һөнәре мәктәпне тәмаплап, тормышта үз урынын эзләгән яшьләр арасында һаман да популяр булып кала. Кешеләр яңалыксыз яши алмый. Журналистика белән кызыксынган һәм алга таба да шул юнәлештә эшләргә теләгәннәр дә җаваплылыкка, фидакарьлеккә һәм килеп чыккан авырлыкларга да әзер булырга тиеш.

Фидакарьлек дигәннән – без журналистларның хезмәт хакы аз дигән фикерне еш ишетәбез. Чыннан да, алар хезмәтләренең ничек бәяләнүеннән канәгать микән? Беренче хезмәт хакларвы ничә сум булган һәм аны нәрсәгә тотканнар? 

   Раилә Сабирова, журналистлар берлеге әгъзасы: «Беренче хезмәт хакымны «Ялкын» журналында алдым мин. Икенче курска күчкән чорда эшли башлаган идем. 1200 сум иде ул. Шул хезмәт хакына «Яхонт» кибетеннән алтын чылбыр алып кигән идем. Күптән кызыгып карап йөргән идем инде аңа. Әле хәзер дә горурланып саклыйм һәм кадерле мизгелләрдә генә киям.»

     Илгиз Шәкүров, ТНВ корреспонденты һәм алып баручысы:  «Ялкын» журналында чыккан язмаларым өчен 15 мең сум гонорар алган идем. Шундый зур сөенеч булган иде ул. Фотоаппарат сатып алу өчен жыйган акчага куштым мин ул акчаны.

     Роза Әдиятуллина, журналистлар берлеге әгъзасы, алып баручы: «Минем беренче хезмәт хакым «Яшьләр тукталышы» тапшыруында эшләгәндә булды, 300 сум алдым. Бик аз булуына карамастан,үзем эшләп алган акча бик кадерле иде ул вакытта. Кояштан саклый торган кара күзлек алганым хәтердә. Ә инде икенче юлы миңа 600 сум гонорар бирделәр һәм анда мин чалбар, кофта, жилет алдым. Шундый горурланып киеп йөрдем мин аларны».

     Роман Баканов, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы: «Журналист булып эшли башлаган вакытта,10 нчы сыйныфны тәмамлаган идем мин.1997 елның җәе иде ул. «Республика Татарстан» газетасында чыгарылган язма өчен 13100 сум гонорар алган идем, хәзерге вакыт акчасына күчерсәк 13,1 сум була инде. Аны нәрсәгә тотканны төгәл хәтерләмим, әти-әнигә алып кайтып биргәнмендер, дип уйлыйм

     Динара Зиннәтова, журналист: «Беренче хезмәт хакымны мин «Ялкын»журналында эшли башлагач алдым. Ялгышмасам, 4 мең сум чамасы иде ул. Ә менә нәрсәгә тотканны төгәл генә әйтә алмыйм, көндәлек кирәкле әйберләргә киткән күрәсең».

Кызык тоелды миңа бу фикерләр. Журналистларның бу хакта матур истәлек итеп искә алулары да ошады. Ә иң мөһиме – берсе дә акчаның азлыгыннан зарланмады, тырышсаң, һәрвакыт яңалыкка омтылсаң, үзеңнең шәхси брендыңны булдырсаң, уңышка ирешергә була, дигән фикер әйтте. Рәхәт булып китте моны ишеткәч...  

Камилла Сираева, Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X