Көмеш кыңгырау

Балаларның еш авыруына әти-әни гаепле

Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Еш кына килеп туган хәлләрдә тешне кысып түзәргә тырышабыз, сабыр төбе сары алтын бит. Менә әле кичә генә берәү белән үпкәләшкән идең, бүген аркаң яки тамагың авырта, яисә тик торганда салкын тиеп авырый башладың.

Таныш хәлләр бит?! Ә ничек бирешмәскә, сәламәт һәм хөр күңелле булып калырга соң? Әлеге сорауга җавапны психолог, гештальт-терапевт Елена Паршина белән табарга тырыштык.

«Балаларның еш авыруына әти-әни гаепле»

– Әти-әниләр балаларын дару белән «тутыралар», ә төп проблеманы күрмиләр, – дип, сүзне сорау биргәнче үк башлап җибәрде ул. – Аларга синең акчаң да, әллә нигә бер алган уенчыгың гына түгел, барыннан да бигрәк игътибар белән мәхәббәт кирәк. Галимнәр һәрбер авыруның, хәтта яман шешнең дә психосоматик табигатькә ия булуын ачыклаган. Авыруларның нигезендә сүндерелгән, изелгән, тышка чыгарылмаган хисләр ята. Без дөньяны сиземләү, хисләр аша кабул итәбез. Бәхет, канәгатьлекне без хисләр аша гына тоя, таный алабыз. Ихтыяҗлар канәгатьләндерелсә, без шатлык хисе кичерәбез. Баламы, олы кешеме – һәркемнең фудаменталь ихтыяҗы ул – мәхәббәткә ихтыяҗ. Иркәләнмичә, мәхәббәткә кытлык кичергән балалар физик һәм интеллектуаль яктан да начаррак үсештә була.

Балаларны нәрсә өчен дә булса түгел, ә шартсыз рәвештә – булганы өчен «яратам» дип үстерергә, шуны сеңдерергә кирәк. Шунлай иткәндә киләчәктә, бала да син дә күп кенә авыру-мәшәкатьләрдән азат булачаксың! Еш кына балаларны: «Үзеңне начар тотсаң, сине әниең яратмаячак», – дип куркыталар. Балада, мин нәрсәне дә булса, әни яки әти кушканча эшләсәм генә мине яратачаклар, дигән фикер туа.

Балачактан хисләрен тыеп, өлкәннәргә уңайлы булып, үз ихтыяҗларын аста калдырып, өлкәннәр кушканча яшәгән балалар киләчәктә үз тәненең импульслары тоймый, үзенә нәрсә кирәклеген белми торган булып формалашалар. Ул үз тормышы белән яшәми, ул «капчык» эчендә утырган кебек яши. Курку, ачу, үпкә, оят кебек нәрсәләрдән җыелган кабырчыгына бикләнә, ә андыйлар башкалар белән җылы мөнәсәбәт кора алмый, киләчәктә хроник авырулардан интегеп яши башлый. Еш авырый торган, әти-әнисенә «йөк булган» балалар тәрбияләнгән гаиләдә мөнәсәбәтләрнең җылы, продуктив, дөрес булмаганлыгы аңлашыла. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр көйләнгәч, баланың сулыш юлы авырулары аллергиясе, яки йөткерүе бетәргә мөмкин. Ни өчен алай соң? Чөнки сәбәп бетерелде.

Яман шеш – җыелган үпкә нәтиҗәсе

– Татарстанда һәр 37нче кеше яман шеш белән авырый.. Чөнки хисләрне сүндерү, эчтәгене тышка чыгармау бик күп. Әни кеше үз хисләрен тыеп, сүндереп яши, ә моны күреп үскән бала да нәкъ шулай яшиячәк. Сер бирмәү, авыз-борының кан булса да төкермәү, кеше ни әйтер, дип яшәү «татарлыкка» да бәйледер бәлки?!

– Онкологик авыруны җиңәргә психологлар ярдәм иткән дигәнне ишеткән бар. Моның шулай булуы мөмкинме?
– Ниниди генә яхшы психолог булса да, авыруны дәвалый, дип әйтә алмый. Кешене психолог түгел, ул үз-үзен дәвалый. Әгәр кеше савыгуга өметләнми, бар нәрсәгә каршы килә һәм эчтән «үләргә» дигән карар кылган икән, ул шуңа таба барачак, «нәтиҗәсе» дә озак көттермәячәк. Онкологияне «социаль хупланган суицид», дип тә йөртәләр. Яман шеш – эчкә җыелган үпкә нәтиҗәсе ул. Тикшерүләрдән күренгәнчә, яман шеш белән авыручыларның үпкәләре бик күп булганлыгы ачыкланган. Үпкәләү – ул балалар реакциясе. Кеше үпкәли, сүз әйтүдән тыелып кала, дәшми, куырылып килә, үз эченә бикләнә. Хисләр табигатьләре белән шундый – алар үзләреннән-үзләре барлыкка килә. Алар туганнан соң гына без аның белән нәрсә дә булса эшли алабыз. Яшәү барышында кешенең үпкә хисе туа тора, арта, өстәлә, хисләрен белдерә алмый, ахырда ул үзен кирәксез тоя башлый. Ә психологик консультация нәтиҗәсендә аста күмелгән хисләр тышка чыгарыла. Үпкә ни өчен балаларга хас хис? Чөнки олы кешенең аңа начарлык кылгандагы реакциясе ачу, ярсу, агрессия булырга тиеш. Мәсәлән, «Мин турысын әйтәм, миңа алай ошамый. Минем сиңа ачуым килде» – бу зур кеше реакциясе. Ә психологик яктан өлгермәгән кеше барысын да йота, үпкәсен эченә җыя, пассив рәвештә генә агрессия күрсәтә. Эчтән янса да, борчылса да, ул тышка чыгармый. Психологлар кеше үз ихтыяҗлары барлыгын аңласын өчен эшли. Авырулар нәрсә теләвен төшенә, нәрсә мөмкинлеген, үз ихтыяҗларын канәгатьләндереп тә яшәп булганын, башкалар бәхете өчен ул җавап бирергә тиеш түгел икәнлекне аңлап, тормышка һәм үзләренә карата фикерләрен үзгәртәтәләр.

Һәркем өчен уңайлы булу кирәкме?

– Гадәттә, үзеннән бигрәк башкаларга карата файда китерергә яраткан кешеләр авырый да инде. «Нинди әйбәт кеше иде. Анда яман шеш. Әллә нинди тәртипсез, оятсыз кешеләргә берни булмый! Кайда соң бу гаделлек?» – дип күпләр шакката. Аңа ярдәм иткән, моңа да ярдәм иткән, гаиләсенә нинди әйбәт, кеше өчен дип яши – һәркем өчен уңайлы бит! Ә андыйлар үзләре өчен яшәми, бу вакытта ул эчтән ябыла, үпкәсен сиздермәсә дә, аның эче тулы үпкә булуы ачыклана.

Дәвалау вакытында кешедә: «Минем шундый теләгем бар, миңа мөһим дигән нәрсәләр бар», – дигән хис уянганнан соң, анда яшисе килү теләге уяна. Моңа кадәр дөрес яшәмәгәнлеген, үзе турында онытканлыгын аңлый, үзен борчыган сорауларга җавап таба. Авырган кеше фикер сөрешен үзгәртеп, элеккечә яшәүдән баш тартып, үзе теләгәнчә яши башлый. Ниһаять, җан рәхәте тоеп, үз мәнфәгатьләрен кагәгатьләндергән саен ул күбрәк шатлык хисе тоя, һәр күзәнәге белән яши, тормышны тоемлый башлый. Яман шештән терелүчеләргә игътибар иткәнегез бардыр: алар элекке тормышларына нокта куеп, яңа тормышка нигез сала. Күп очракта элеккеге парлары белән аерылышалар, башка шәһәргә яки илгә күченеп китәләр, һөнәрләрен, дусларын, аралашу даирәләрне үзгәртәләр. Алар бөтенләй башкача – яңача яши башлыйлар, савыгалар.

Ачу белән ашыйсы килүне аера белергә кирәк

– Психосоматика турында сөйләгәндә, киң таралган авырулар сәбәпләренә дә тукталып китәргә кирәк. Йөрәк шатланмый, ул ябык, яратудан мәхрүм яки, ярата алмый икән, көт тә тор – бу инфаркт яки инсультка китерәчәк. Ашказаны, эчәк авырулары шулай ук психосоматик авырулар җиделегенә керә. Гастрит, ашказаны җәрәхәте кеше ачуланып, дөньяда барган әйберне үз эчләрендә «кайнатып», үртәлеп яшәүчеләрдә була. Ачуы белән ул берни эшләми, эчтән генә шуның белән яши, үт сыеклыгы кайный, кешедә аутагрессия күзәтелә. Андыйлар башкаларга берни әйтми, мөнәсәбәтләр аңышып тормый, ә эченә җыя. Негатив хисләрнең хәрәкәте булмау, аларны тышка чыгармау, алардан тартыну, ни кирәклеген аңламау авыруга сәбәпче була. Монда башкача, ачу килгән вакытта эчтәгеңне әйтеп куярга да була бит. Мәсәлән, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга, эч авыртып куйгандай итә, ләкин син аны тышка чыгармыйсың. Дөрес аңламаслар, үпкәләрләр, дип куркасың. Бөтен кеше телен тешләп тора, нигә миңа сүз куертып, авыртмаган башыма тимер тарак алырга, дип уйлыйсың. Шул рәвешле кеше үзен эчтән җимерә.

Иң беренче чиратта, һәркем үз хисләре белән идарә итә һәм аларны аера белергә өйрәнергә тиеш. Башта үзеңдә ни кайнаганны белү мөһим. Мәсәлән, артык авырлык белән интегүчеләргә минем эчтә ачу кайныймы, әллә минем ашыйсым гына киләме? – дигән сорауга җавап табарга кирәк. Күпләргә хас нәрсә – ачу килгәндә, барысын эчкә җыеп ярсып йөриләр дә, аны басу өчен берәр нәрсә ашап куялар. Әлбәттә, үз сүзеңне әйтүгә караганда, ачудан ашап кую җайлырак бит! Кемгә зыян саласың соң? Әлбәттә, үзеңә! Тазаргач спортзалга, диетологка йөгерәләр. Ә ачу бит барыбер бер кая да китми. Аннары тормыш тазару һәм ябыгырга тырышу арасында үтә.
Безгә үзебезнең хисләрне аңларга өйрәнү мөһим. Синең чыннан да тамагың ачмы, әллә бу чираттагы порция белән ачуны гына басумы? Моңа беркем җавап бирә алмый, моңа үзең генә җавап таба аласың.

Кеше ни әйтер икән...

– Гомер буе ат урынына эшләдем, шул эштә генә саулыгым китте, гомерем үтте, дип зарланучылар бар. Гадәттә, андыйлар эшләренә җаваплы, эш атлары дисәң дә була.
– Бу шулай ук кыенсыну, ни әйтер дип курку, әйтелмәгән сүзләр, чыгарылмаган хисләр аркасында туа бит. Ә нигә кирәк вакытта ошамый, икән кереп үз сүзеңне әйтмәскә: «Мин эшлим-эшлим, ни акчам артмый, ни ялга китә алмыйм», – дип сорамаска соң? Синең эчендә ни кайнаганың җитәкче кая белсен? Эчтән кайнап, үпкәләп йөриләр дә икенче көнне йә тамак авырта, йә салкын тиеп авырый башлыйсың, йә остеохондрозың кузгала. Тамак авырту ул эчтәгене әйтми калганнан килеп чыга. Мин бу эшемне яки гаиләмне югалтудан шулкадәр куркам, шунлыктан телемне тыеп торам, дәшми калуың хәерле, дип уйлыйбыз. Эшкә, тормышка, мөнәсәбәтләргә йөк итеп түгел, ә җиңел генә караучыларга яшәү күпкә җиңелрәк. Чөнки аларның гаеп-кыеклары да күренмәячәк, алар хисләрен тыеп тормый, ә ничек бар шулай аралаша, яши һәм кеше ни әйтер, ни уйлар дип кайгырмый. Андый кешеләр белән аралашырга җиңел, алар яши, шатлана белә. Ә һәрвакыт үзен тыеп торган кеше барыбер аны яшереп бетерә алмый, аны башкаларга чыгара. Бездә бөтен нәрсәгә өйрәтәләр, тик гармоник мөнәсәбәтләр корырга, нинди дә булса ситуацияне кабул итеп, моңа ничек җавап бирергә кирәклеген өйрәтмиләр. Дуслар, эштәгеләр, әти-әниләр, ир яки хатын һәм балалар белән ничек мөнәсәбәт корырга кирәклеге турында – ләм-мим!

Бала таба алмау нигә арта?

– Бүген бала табу проблемага әверелеп бара. Аны ниләр белән генә бәйләп бетермиләр инде! Күп очракта медицина тикшеренүләре буенча бала табу мөмкинлеге булганнар да балага уза алмый. Ә күпмедер консультацияләр узганнан соң хатын-кызлар бәбигә уза. Моңа нык гаҗәпләнәләр. Монда шаккатырга кирәк түгел: чөнки хатын-кыз үз тормышы белән яши башлап, үз асылына кайтып, тормыш ямен тоярга, хатын-кыз булырга өйрәнгәннән соң менә шундый могҗизалар туа. Тирәндә булган курку, балачактагы күңел җәрәхәтләре, баштагы ниндидер дөрес булмаган күрсәтмәләр әни булырга комачаулаган булган икән бит. Һәрбер хирургның үз зираты бар, диләр. Ә һәрбер гештальтистның үзенең балалар бакчасы бар. ...Елена Паршинаның да үз «балалар бакчасы» бар икән: әниләр белән эшләгәннән соң, Самарада дистәдән артык, ә Казанда 5 сабый дөньяга аваз салган инде.

Утсыз – төтен, сәбәпсез – авыру булмый, диләр бит. Сәбәпләрен вакытында бетереп, җитди авыруларга кадәр илтеп җиткермәсәк, сәламәт булсак иде! 

 "Шәһри Казан", Гөлнара Зиннәтуллина.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193341/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: