Көмеш кыңгырау

«Бабай утары» сәләтле балаларны җыя

Төмәнәк авылы янында «Бабай утары» дип аталган үзенчәлекле этнографик комплекс бар. Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче утар соңгы дүрт гасырны бергә тоташтыра.

Бабаларыбыз XVII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар, абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы... Андагы хуш ис! Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне – нәкъ менә шундыйлардан.

Матур табигать кочагындагы утар ел әйләнәсе эшли. Кышын биредәге таудан чаңгы-чанада һәм тюбингларда шуалар. Җәй көннәрендә исә биредәге буада балык каптырырга, кызынырга була. Җәйге тюбинг та әзер булып килә. Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе, ул шулай ук җырчы, композитор, шагыйрь буларак та билгеле кызыклы шәхес.

 

«Сәләт-Алга»

Менә инде икенче җәй биредә «Сәләт-Алга» лагере балалары ял итә. Башкортостанның төрле якларыннан ел саен 80ләп бала килә аланга. Татарстаннан – Ютазы, Баулы, Азнакай районнарыннан да балалары бар монда. «Татарча сөйләшәсеңме соң?» дигән ахмаграк сорауга бер баланың, гаҗәпләнеп: «Татар бит мин» диюен ишетүе дә бик рәхәт икән ул! Татар телен ныграк өйрәнергә, камилләштерергә дигән максат белән дә киләләр монда. Лагерьның юнәлеше исә – туган як табигате белән якыннан танышу.

Балалар биредә әллә никадәр шөгыль таба ала! Без килгәндә, балалар дүрт төркемгә бүленеп, белем-осталыкларын арттыра иде.

Күңелле татар теле!

Ә сез кешенең кайсы әгъзасы борыр өчен яратылганын беләсезме? Колагы, әлбәттә! Яки кеше казыган коега кемнең төшүен? Ә калфак тегәргә өйрәткән дәрестә булганыгыз бармы? Башкортстанның җиде могҗизасы – нәрсә икәнен, бәлки, беләсездер? Аңлагансыздыр, шәп дәрес бу! Туймазы шәһәренең 2нче мәктәбе татар теле укытучысы Лилия Юлдашева хәтта безнең дә тизлек белән зирәклекне сынап алды. Татарча уйларга, аралашырга өйрәтәләр биредә. Өметле генә каләм тибрәтүчеләре дә бар икән. Кыйгы районы кызы Лиза Касыймованың шигырьләрен безнең газетада да күрерсез әле, иншаллаһ!

 

Актерлык осталыгы дәресе

Бәлки, нәрсәгә инде ул артист булырга җыенмаган балага актерлык осталыгы, дияр кемдер. Ә сезнең тынлыкны тыңлап караганыгыз бармы? Тынлыкны тыңлый белү дә осталык икән ич ул! Ул әле бер кошчык тавышы белән сайрый, кемнеңдер колагын кашып алуы булып, яки борын тартып алуы булып та ишетелә икән. Чын! Ә үз көчеңә, үз сәләтеңә ышанычның бу тормышта никадәр кирәклеген беләсезме сез? Башкалар алдында этюдлар ясаганда да туа ул ышаныч! Куркуыңны, оялчанлыгыңны җиңми торып, бернинди уңышка да ирешеп булмый ул. Шуңа да төшендерергә тырышалар биредә. Ә остазлары кем бит әле: Туймазы драма театры артисты Айрат Солтанов! Башкортстанның халык артисты өйрәтсен дә, остармый буламы?! Ютазы егете Ильяс Гайнуллин төркеме күрсәткән этюдны карагач, шуны аңладык. Команда көчен тоярга да, шәхес буларак үз-үзеңне күрсәтергә дә мөмкинлек тудырылган биредә.

 

Җыр­чы, би­ю­че, рә­сем ясар­га яра­ту­чы ба­ла­лар ара­сын­да фән­нәр пат­ша­сы бул­ган ма­те­ма­ти­ка­га га­шыйк кыз­лар да бар икән би­ре­дә. Фи­зи­ка, хи­мия, ма­те­ма­ти­ка ке­бек тө­гәл фән­нәр бу­ен­ча олим­пи­а­да­лар­да җи­ңү­ләр яу­ла­ган Эль­ви­на Шәй­гар­да­но­ва – шун­дый­лар­дан. Нә­фис сүз ос­та­сы, җыр­чы! Фа­тих Кә­рим уку­ла­рын­да җи­ңү яу­ла­ган, «И­ке ак­кош» му­зы­каль фес­ти­ва­лен­дә җи­ңү­че бул­ган... Өс­тә­ве­нә Бә­лә­бәй шә­һә­рен­дә­ге «Хә­рә­кәт» хо­ре­ог­ра­фия төр­ке­ме­нә дә йө­ри. Җи­ңү­лә­ре ту­рын­да күп сөй­ләр­гә ярат­мый үзе. Тый­нак кы­на: «Ии, күп ин­де алар», – дип ел­мая. Ярый ла, би­ре­дә­ге ба­ла­лар­ны биш бар­ма­гы ке­бек бе­лер­гә өл­гер­гән Ин­ди­ра ха­ным Ла­тый­по­ва бул­ды. Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы­ның дип­ло­мы­на ла­ек бул­ган кыз ул! Әле без­не га­җәп­лән­де­реп, Чаллыда чыккан «Мәй­дан» жур­на­лы­н да укыйм ди­мә­сен­ме!?

 

 

 

«Әссәләмәгаләйкүм!»

Вокал дәресе дә бар биредә. Моңлы татар җырларын да, рус эстрадасы җырларын да җырлыйлар балалар. Тавыш куелышы өстендә дә эшлиләр. Тимур Сөнәгатуллин бер ялындырмый гына «Әссәләмәгаләйкүм» җырын башкарды безгә. Бирегә ул Туймазыда эшләүче «Татар үзәге» аша килгән икән. Икенче елга да килергә җыена. Соң, ашаулары – тәмле, табигате – матур, нәрсәгә генә өйрәтмиләр, ничек киләсе килмәсен! «Монда башка энергетика, китәсе дә килми», – диде Бәләбәй кызы Эльвина Шәйгарданова да.

 

Табигать белеме дәресләре

Вәт бу дәрес, ичмасам! Җиләк җыясың, аннары үзең җыйган җиләк кайнатмасы белән сыйланасың! Дару үләннәре танырга, агулы үләннәрне аерырга өйрәнәсең. Егетләр мунча себеркесе бәйләү нечкәлекләрен үзләштерә. Башкортостанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов үзенең «фирменный» себерке бәйләү серләрен ачсын әле!

Кызлар өчен каралган осталык дәресләре дә шәп: өчпочмак, тәбикмәк пешерергә, токмач кисәргә өйрәтәләр ич биредә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булса, кыз кешегә җитмеш төрле ризык әзерли белү дә комачауламый ул, әйеме, кызлар?

Һәммә чаралар белемнәрне арттыруга һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлтелгән. Без килгән көнне төштән соң психолог киләсе иде... Көн узганы сизелми дә икән биредә. Менә нинди җир икән ул Туймазының «Бабай утары»!

Лилия Фәттахова.

(Артур Шәрифуллин фотолары). 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 8 август 2019 - 07:45
    Без имени
    Эльвина Кызым турында язган җылы сузләрегез өчен рәхмәт! Горурланам!
  • 7 август 2019 - 13:35
    Без имени
    Шэп!