Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Аждаһадан нәрсә көтәргә?

Яңа 2024 елның символы — яшел аждаһа. Әйдәгез, шул уңайдан аның турында сөйләшик, серләрен чишик әле.

Аждаһа — иң гаҗәп һәм серле җан ияләренең берсе. Ул бездә курку да, хөрмәт тә уята. Ә сез Аждаһадан куркасызмы, дуслар? Аның турында ниләр беләсез?
Яңа 2024 елның символы — яшел аждаһа. Әйдәгез, шул уңайдан аның турында сөйләшик, серләрен чишик әле.

Канатлы «елан»

«Аждаһа» сүзе грек теленнән кергән. «Елан» дигәнне аңлата. Ул — канатлы, үткен тырнаклы һәм озын койрыклы зур мифик зат. 

Аждаһалар салават күперенең барлык төсләрендә, хәтта алтын яки көмеш төсләрдә дә булырга мөмкин. Дошманнардан саклану өчен, күбесенең башында мөгезләре һәм тәнендә тәңкәләре бар.

Аждаһалар тылсымлы дөньяда яшиләр, анда сихер һәм могҗизалар — гадәти хәл. 
Аждаһалар төрле халыклар мифологиясендә төрлечә сурәтләнә. Алар, бер яктан, коточкыч куркыныч һәм канэчкеч, икенче яктан, шәфкатьле һәм кешелекле санала. Күбесе бик зур, ә кайберләре бик кечкенә.

Чын аждаһалар бармы?

Әлбәттә инде, безнең җир йөзендә әкиятләрдә тасвирланган тылсымлы аждаһалар юк. Әйткәнемчә, алар төрле илләрнең һәм мәдәниятләрнең әкиятләрендә һәм риваятьларында гына бар. Мифологияне өйрәнсәк, анда аждаһалар һәр халыкта очрый: Европа рыцарьларында, Кытай императорларында, Африка сихерчеләрендә һәм Мисыр руханиларында күрергә була аларны. Татар, рус әкиятләрендә дә аждаһалар күзгә ташлана.
Безнең планетада кыяфәтләре белән аждаһага охшаган сәер җанварлар очрый. Әйтик, Комодо утравы аждаһасы; Австралия урман аждаһасы; Гвиана аждаһасы һәм башкалар. Бу хайваннар ут та чәчмиләр, күктә дә очмыйлар, халыкны да куркытмыйлар.

Кызыклы фактлар

Мифлар һәм риваятьләр буенча, аждаһалар тауларда, җир астында, күктә, тирән мәгарәләрдә, урманнарда һәм диңгезләрдә яши ала.

Барлык тереклек ияләре кебек үк, аждаһалар да үзләренә пар эзлиләр. Йомырка салып үрчиләр. Йомыркалар искерми, һәм кечкенә аждаһалар йөз елдан соң да оялап чыга ала.
Риваятьләр буенча, аждаһалар «яңадан туа» ала. Аларның киселгән башы, канатлары, койрыклары яңадан үсеп чыга.

Аждаһаларның туганнары дип динозаврларны, вараннарны һәм крокодилларны санарга мөмкин.

Әдәбиятта күпчелек аждаһалар оча белә. Һәм аларның аерым бер үзенчәлеге—- ут чәчү осталыгы.

Аждаһаларның яше йөзләгән, меңләгән еллар, хәтта чиксезлек белән исәпләнә.
Аждаһалар бик тә ашарга яраталар. Алар әкиятләрдә гүзәл затларны яки кыю рыцарьларны кабып йоталар. Төрле хайваннар белән, тылсым һәм алтын белән дә тукланалар.
Кытай һәм Япония мифологиясендә, шулай ук хәзерге мультфильмнарда аждаһалар еш кына геройларның иң яхшы дуслары һәм талисманнары булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев