Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Аждаһа әйтсә, хак әйтә... (мәкальле йолдызнамә)

Аждаһа безгә күп үзгәрешләр, уңышлар вәгъдә итә. Йолдызнамәгә күз салыйк әле, дуслар.

Яңа 2024 ел хуҗасы — зирәк, көчле яшел Аждаһа безгә күп үзгәрешләр, уңышлар вәгъдә итә. Кемгә нинди бәхет елмая икән? Йолдызнамәгә күз салыйк әле, дуслар.

Кучкар
Бик уңышлы ел көтелә. Укуда да, спортта да яңа үрләр яуларсың. Бүләкләр дә күп булачак. Хезмәтенә күрә — хөрмәте. Яшьтәшләрең белән аралашырга да вакыт тап.

Үгезбозау
Уңай үзгәрешләр елы. Барысы да — синең кулда. Яңа шартларда яңа һөнәр-осталыкларың барлыкка киләчәк. Тырышкан табар — ташка кадак кагар.

Игезәкләр
Бик җанлы һәм бай ел булачак. Китапханәгә ешрак йөри башларсың. Спорт белән кызыксынуың көчәер. Көчеңне чама һәм дөрес максатларга юнәлдер. Кеше ни эзләсә, шуны табар.

Кысла
Үсеш елы. Физик яктан да, рухи яктан да ныгыйсың. Авырлыклар алдында бирешмә. Табигатьтә ял итәргә онытма. Эш-гамәлләреңне алдан ук планлаштыр. Һәр максатка чара бар.

Арыслан
Бик кызыклы ел. Фантазияң бай, эшләрең уңай булачак. Телеңне тыярга өйрәнерсең. Яхшы иптәш очратырсың. Дустың үзеңнән дә әйбәтрәк булсын.

Кыз
Яңарышлар елы. Хәтта язуың да матур якка үзгәрер. Кызыклы очрашулар, экскурсияләр көтелә. Бер очрашу — бер гомер.

Үлчәү
Былтыргыга караганда, күпкә яхшырак ел. Кызыклы хәбәрләр, бүләкләр көтә сине. Геометриядән мәсьәләләр чишәргә өйрәнерсең. Актив һәм сәләтне үстерә торган уеннар уйна. Әйтик, берәр музыка коралында уйнап кара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. 

Чаян
Барысы да шәәәп булачак. Көндәлектәге билгеләр сөендерер. Түгәрәккә языласың. Велосипедта йөри башлыйсың. Каршылыклар очраса да, җиңеп барачакасың. Сыйныфташлар белән дә аңлашып-киңәшеп яшәрсең. Киңәшле эш таркалмас.

Укчы
Куанычларга бай ел. Уңышлардан башың әйләнмәсен. Яңалыклар күп булыр. Хәтта тәмле коймак пешерергә дә өйрәнерсең. Эше барның — ашы бар.

Кәҗәмөгез
Бик шәп ел. Көтелмәгән шатлыклар чоры. Ниһаять, күптәннән кичектереп килгән эшләргә тотыначаксың. Ясый башлаган рәсемең, яза башлаган шигырең, уйланып бетмәгән фикерең бардыр... Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Сукояр
Алга, бары тик алга! Мәктәптә дә алга китеш күзәтелә. Яңа шөгыль табачаксың. Нәрсәгә тотынсаң да, җиренә җиткереп башкарырсың. Әмма ашыгып, ялгышлыклар кыла күрмә. Ашыккан — ашка пешкән.

Балык
Барлык теләкләрең тормышка ашачак. Яңа дусларың барлыкка килер. Уку җиңел биреләчәк, билгеләр дә күтәрелер. Инглиз телен тирәнтен өйрәнә башлаячаксың. Укытучылар да синең уңышларны уңай бәяләр. Үзең дә рәхмәтле була бел. Яхшы сүз — җан азыгы.

Ни уйласаң, шул булыр, диләр. Һәрбер көнегез матур уйлардан башлансын, дуслар. Изге теләкләрегез чынга ашсын да, Аждаһа елы бары тик бәхет китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев