Атлар турында кызыклы фактлар
Атлар музыка ярата.
* Атлар авыз аша сулыш ала белмиләр. Бары тик борын белән генә сулыйлар.
* Атның колаклары төрле якка караган булса, аның күзләре дә бу минутта ике якны берьюлы күзәтә дигән сүз.
*Атлар баллы ризыклар ярата. Бер шикәр кисәге һәм бер әчкелтем нәрсә тәкъдим итеп карасаң, билгеле ул шикәрне сайлаячак.
*Атның колак артына кагылып, аңа салкынмы, юкмы икәнен белеп була. Бу урында салкын булса, димәк атка да салкын.
* Атлар музыка ярата.
*Ат үзен һәм моңа кадәр күргән җан ияләрен фотога карап таный ала икән. Бу – исбатланган факт.
*Алар бал кортларыннан курка. 10-20 бал корты берьюлы чакса, ат үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев