Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Алина» – могҗизалар иле

Сез курчаклы уйнарга яратасызмы? Димәк, курчак театрын да яратырга тиеш. Үзе бер әкияти дөнья бит ул!

Без яраткан геройлар гел килеп тора бу театр сәхнәсенә. Бүре белән кәҗә турында әкиятне беләсезме? Яисә калач турындагы әкиятне? Йә булмаса песи, әтәч һәм төлке турындагысын? «Алина» театрында алар барысы да бар.

Әлеге курчак театры 1995 елда Татарстанның бик матур шәһәрендә – Әлмәттә оешкан. Һәм Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләренә гастрольләргә йөреп, (хәтта Мәскәүгә дә барып җитеп), кечкенә тамашачыларның күңелен яулаган. Репертуарына дөнья классикларының, рус, татар язучыларының бик күп әкиятләрен туплаган театрның аеруча кызыклы өстәмә проектлары да бар икән. Шушы көннәрдә без сезнең игътибарга «Алина» театры җитәкчесе Алсу Атласовна Әхтәмова белән әңгәмә тәкъдим итәрбез.

Ә хәзергә видеоязмаларны карый торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курчак театрын яратабыз