Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Актер булу җиңелме?

Актерларның эше бик затлы, җайлы кебек тоелса да, бу чынлыкта алай ук түгел.

Фильм-сериаллар безнең тормышыбызның бер өлешен алып тора. Без кабат-кабат карарга яраткан шәп сәнгать әсәрләре бар. Аларны булдыру өстендә дөньякүләм танылган шәхесләр эшли, күп көч сарыф итә. Һәм безгә тагын да кызыклырак дөнья — ул кино төшерү процессы. Без дә әлеге язмада пәрдәнең икенче ягына күз салырбыз. 

Төп геройларны көн саен фотога төшерәләр

Актерларның эше бик затлы, җайлы кебек тоелса да, бу чынлыкта алай ук түгел. Аларга берничә көн яки хәтта атна дәвамында бертөрле киенергә, бертөрле күренергә туры килә. Бер кадрны төшерү кайвакыт күп вакыт ала һәм барысын да бер тапкырдан төшерү мөмкин дә түгел. Ә төп геройларның элеккеге кадрлардагы кебек күренүе кирәк. Шуңа күрә һәр көн актерларны фотога төшерәләр һәм элеккеге фото белән чагыштыралар. 

Кинода кар урынына... кәгазь ява

Фильм сюжеты кайвакыт төрле һава шартларын күздә тота. Әйтик, җәй көне төшерелгән фильмда кышкы яисә көзге эпизодлар да булырга мөмкин. Мондый очракта һава торышына өметләнеп булмый. Шуңа күрә режиссерлар ясалма һава торышы булдыруны уйлап тапкан. Яңгыр, мәсәлән, биеклектән су сиптерү аркасында барлыкка килә, ә кар — вак пластик яки кәгазь кисәкләре аркасында «ява». 

Сьемкалар 10-18 сәгатькә сузыла

Съемкалар мәйданчыгында телефоннар яки фотоаппаратлар куллану тыела. Бер генә эпизодны да фотога төшерергә ярамый. Югыйсә, фильм кадрлары премьерага кадәр үк интернетта таралырга мөмкин. 
Фильм продюсерлары актерларның туклануына аерым игътибар бирәләр. Гадәттә, съемкалар 10-18 сәгатькә кадәр сузыла. Шунлыктан геройларга сыйфатлы һәм тәмле ризыклар ашату мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев