Көмеш кыңгырау

Ак канат иңнәрдә, җилферди җилләрдә...

Мәктәп формасы Россиядә кайчан кертелгән, башка илләрдә форма нинди, укучылар форма кияргә яратамы, юкмы?

Тыйнак һәм җитди

Россиядә мәктәп формасы кертелүнең төгәл датасы бар. 1834 елда гражданнар мундирларының аерым төрләрен раслаучы закон кабул ителә. Гимназистлар һәм студентлар мундиры да шуңа карый. Шул чор малайлары өчен тәгаенланган костюмнар хәрби һәм штатский ирләр күлмәгенең үзенчәлекле яраклашуы белән аерылып торган. Бу костюмны дәрестән тыш вакытларда да киеп йөргәннәр.

 

Кыз балаларны укыту да киң үсеш ала барган. Кыз балаларга да махсус форма кирәк була башлаган. 1986 елда укучы кызлар өчен беренче форма кертелгән. Тыйнак һәм җитди кыяфәт бирә торган бу кием тездән түбән озынлыктагы көрән йон күлмәктән гыйбарәт булып, ак яка һәм манжетлар белән бизәлгән. Кара алъяпкыч аксессуар рәвешендә йөргән. Нәкъ совет чорындагы мәктәп формасының күчермәсе кебек.

Урамга чыкканда әлеге формага эшләпә һәм идәнгә кадәр булган япма өстәлгән. Тәртип бозган өчен җәза биргән вакытта исә кызларның ак алъяпкычларын салдырып, «оят халаты» кидергәннәр.

 

Фасон гына үзгәрә

Революциягә кадәр хәлле гаилә балалары гына белем ала алган. Мәктәп формасы исә шушы мөхтәрәм катлауның үзенчәлекле бер билгесе саналган.1918 елда властька коммунистлар килгәч, мәктәп формасы бетерелә. Бөек Ватан сугышыннан соң гына СССРда бердәм мәктәп формасы кертелә. Малайлар – бастырма якалы хәрби гимнастерка, кызлар кара алъяпкыч япкан көрән йон күлмәк киеп йөрергә тиеш була. Бу чордагы кызларның мәктәп формасы патша Россиясе вакытындагы форманы хәтерләтә. Шул заманнарда ак бәйрәм алъяпкычлары, тегелеп куела торган ак якалар һәм манжетлар барлыкка килә. Еллар узган саен аларның фасоны гына үзгәреп тора, асылда ул шул килеш кала.

Аерылып торасың килсә...

Мәктәп формасының төп максаты – балаларның тышкы кыяфәтен бертөрле итү. Әгәр дә инде мәктәп киемен үзгәртергә җай чыкса, балалар моны бик теләп башкарганнар: кемдер якасын, кемдер алъяпкыч формасын үзгәрткән. Аерылып торуның тагын бер формасы – бантик бәйләү. Бу аксессуар атлас, ефәк, шифон һәм капроннан эшләнгән. Аны бәйләүнең дә үз серләре бар. Бантиклар кара, көрән яки ак төстә генә булырга тиеш булган. Кайчакларда кызыл һәм ал төстәге бантиклар бәйләргә дә рөхсәт ителгән.

Бердәм мәктәп формасы 1992 елның язында бетерелә. Шуннан соң озак кына Россиядә бердәм мәктәп формасы булмый. Тик күп кенә лицей һәм гимназияләр үзләренең махсус мәктәп формаларын кертә. Ә инде совет заманындагы форма «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә мәктәп белән саубуллашу символы буларак киелә.

Күптән түгел бердәм мәктәп формасы яңадан гамәлгә кертелде.

«Сейлор-фуку» матурракмы, «аодай»мы?

Башка илләрдәге мәктәп формасы бездәгедән аерыла: кайдадыр ул бик консерватив, ә кайдадыр – бик модалы һәм һич тә гадәти түгел. Мәсәлән, Япониядә кызлар «сейлор-фуку» дигән матроскадан йөри.

Аларның формасы бөтендөнья үсмерләре өчен мода эталоны санала. Мәктәптән тыш вакытта да япон кызлары гадәти мәктәп формасын хәтерләткән киемнәрдән йөриләр. Вьетнам кызларының мәктәп формасы дөньяда иң матурлардан санала. Традицион вьетнам күлмәге – «аодай» – ерыклы озын туниканы хәтерләтә, аны ак чалбар белән кияләр. Конус сыман эшләпәләре Вьетнамдагы укучы кызларны матур фарфор статуэткага охшатып калдыра.

Кемдә ничек?

Англиядә һәм аның элеккеге колонияләрендә мәктәп формасы аеруча киң таралган. Ул классик эш стиленең бер чагылышы кебек карала.

Англиядә һәр дәрәҗәле уку йорты үз логотибын булдырган. Шул логотип мәктәп формасына да күчкән. Аның сурәте белән значоклар, эмблемалар ясыйлар. Аларны галстукларга, баш киеменәренә тагалар.

АКШта укучыларга нинди киемнән йөрергә кирәген мәктәп үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, мәктәпләрдә эчне күрсәтә торган топлар, биле түбән чалбарлар киеп йөрү рөхсәт ителми. Джинслар, күп кесәле киң балаклы чалбарлар, графикалы футболкалар – болар Америка укучыларының яраткан киемнәре.

Күпчелек Европа илләрендә шулай ук бердәм мәктәп формасы юк, бөтенесе кырыс стильдәге эшлекле костюмга кайтып кала. Мәктәп формасы мәсьәләсе күп илләрдә конкрет хәл ителмәгән.

Мәктәп формасын кияргә яратасыңмы?

Мәктәп формасын мин кияргә яратам, чөнки ул бик матур һәм җайлы. Ләкин мондый көннәрдә форма киясе килми башлады, чөнки бик кызу.

Азалия Камалова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 5нче сыйныф.

 

Мин мәктәп формасын кияргә яратам. Миңа ошый ул, чөнки матур күренә.

Ясминә Хәмәтвәлиева, Яңа Чишмә районы, Зирекле лицее, 3нче сыйныф.

 

Миңа форма ошамый, чөнки ул позитив түгел, кәефне күтәрми. Җылы көннәрдә аның белән бик кызу, укуы да кыенрак.

Инзилә Абдуллина, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 5нче сыйныф.

 

Мәктәп формасы миңа ошый, ләкин кайвакыт киясе килми торган коннәр дә була. Кайвакыт, киресенчә, форма киясе килә. Көн дә бер кием киеп йөрү туйдыра, аны төрләндерәсе килә башлый.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 8нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: