Көмеш кыңгырау

Африкада кортлар бал җыямы?

Африкада кортлар бал җыямы?

Сезон эчендә корт иләү зурая бара һәм ике я берничә яңа иләүгә бүленә. Яңа ана корт туа, ул эшче кортларның бер өлешен үзенә ияртеп оядан китә. Киткәндә эшче кортлар үзләре белән бераз запас бал да алалар. Яшь ана корт икенче бер җирдә яңа колониягә,  умартага «нигез сала». Шул чакта бер тапкыр гына аталана, шул аңа гомер буена күкәй салу өчен җитә.

Сорыкортның угы булмый. Аны эшче кортлар ашатып торалар. Сорыкортның төп бурычы – яңа иләү корыр алдынна ана кортны аталандыру. Кыш алдыннан сорыкортларны эшче кортлар умартадан куып чыгаралар. Эшче корт үз гомерендә берничә бачкыч «карьера» аша үтә. Иң башта аңа күкәй сала торган кәрәзләрне чистарту эшен йөклиләр. Аннан соң ул ояны җилләтү өчен «җавап бирә», аннан соң яшь кортларны ашатуга күчә. Шуннан соң гына аны бал җыярга чыгаралар.

Бал корты кешене я хайванны чакканнан соң үлә, чөнки угы йолкынып кала.

Кайбер кешеләрдә бал корты чагуга аллергия була ,алар корт чакканнан үләргә дә мөмкин. Ә бүтән кеешләр 100, хәтта кайвакыт 300 корт чаккая та исән калалар.

 

* 100 г бал җыю өчен эшче бал кортлары 40 мең километрдан артык юл узалар, бу җир шарының экваторына тигез.

* Ә бер калак бал җыяр өчен алар ун меңнән артык чәчәккә куналар.

* Бер бал корты көненә 12 сәгать эшли, якынча бер мең чәчәктән бал җыя.

* Бал кортлары бик төгәл проект ясаучылар. Аларның кәрәзләре төп-төгәл размерлы һәм формалы.

* Кышкы салкыннарда кортлар ял итәләр. Җәй буе әзерләгән азыклары белән тукланалар.

* Ә Африкада кортлар бал җыймыйлар. Чөнки анда һәрвакыт җылы, кышка азык әзерләүнең кирәге юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: