Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

56нчы мәктәптәге тәҗрибәләр - «Кызыклы лаборатория»

«Кызыклы лаборатория» сәхифәсен күпләр яратып өлгерде. Бу рубрикабыз кысаларында физикага кагылышлы җиңел дә, җайлы да булган экспериментлар белән Чаллының 56нчы мәктәбе укучылары даими таныштырып килә. Әлеге уку елында да алар мавыктыргыч физика белән таныштыруны дәвам итәргә әзер!

Укытучылары Гүзәл ханым Тәрҗеманова сүзләренчә, экспериментаторлар быелгы сезонга инде бик күп тәҗрибәләр туплап куйган. Ә бу юлы без 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар – Радмир Зәйнуллин, Зилә Мөхәммәтшина һәм Рәис Кәлимуллин тәкъдим иткән тәҗрибәләрне күреп кайттык. Һич шикләнми, сез дә аларны башкарып карый аласыз. Кул астындагы әйберләрдән, җайлы эшләнә торган экспериментлар исемлеген дәвам итәбез...

Җеп, көпшә, сабынлы су...

Радмир Зәйнуллин күбек һәм җеп ярдәмендә физик көч тудырды. Әлеге эксперимент өчен савыт, сабынлы су, көпшәләр (трубочка) эшләнгән квадрат һәм түгәрәк формасында бәйләнгән җеп кирәк. Сабынлы суга квадрат торбачыкларны төшереп, куык эшлибез. Шул куыкка җепне куябыз һәм җеп эчендәге куыкны ярабыз. Җеп тигез итеп төрле якка сузыла һәм шул рәвешле түгәрәк ясала.

Савыттагы су фонтаны

Зилә Мөхәммәтшина һәр тәҗрибәсен бөек физиклар ачышына таянып башкара. Бу юлы ул безнең эраның беренче гасырында Герон Александрийский уйлап чыгарган гидро-пневматик прибор, ягъни «Герон фонтаны»н эшләтеп күрсәтте. Моның өчен фонтанның уртадагы савытын су белән тутырырга кирәк. Аңа кадәр иң астагы савытын тутырабыз. Соңыннан астын өскә әйләндереп, һава ярдәмендә суны урта савытка чыгарабыз. Фонтанны эшләтү өчен, өстәге кәсәгә бераз су салырга кирәк. Уртадагы савытта су беткәч, фонтан эшләвеннән туктый. Астагы савыттагы су урта савытка күтәрелә һәм урта савыттагы һава кәсәгә менә. Шул рәвешле су фонтаны «эшли» башлый.

Кайнап торган шприц

Чираттагы эксперимент Рәис Кәлимуллиннан иде. Ул шприц ярдәмендә су кайнатып күрсәтте. Моның өчен кайнап чыккан суны шприцка тутырырга кирәк. Нәтиҗәдә, су кайнаганын күреп була. Шприцта һава басымы кимегәнгә күрә, суның температурасы күтәрелә. Шул рәвешле шприц эчендәге суның кайнап утырганын күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

18

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев